"Яшьлек" яшьләр үзәге, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты вәкилләре белән Саба муниципаль районы белем бирү учрежденияләрендә очрашулар оештырды.
Бүген , 18 мартта, «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре ,балалар белән, Кырымның Россиягә кушылу көненә багышланган әңгәмә үткәрделәр.
11 март көнне шахмат буенча «Буыннар бәйләнеше» республика турнирына сайлап алу ярышлары узды. 1 урынны Шакировлар гаиләсе (Тимершик); 2 урын - Вахитовлар гаиләсе (Б.Саба), 3 урын - Нәҗметдиновлар гаиләсе (Б.Сабы). Җиңүчеләрне котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.
«Саба-Арена» спорт комплексында 16 мартта ТР Өстәл теннисы федерациясенең 2 нче лигасының 1 нче этабы узды. Чемпионатта 11 команда катнаша. Әлегә разведка матчлары үтте. Икенче залда традицион якшәмбе лигасы узды. Вилданов Камил-Гапдерахманов Инсаф пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Икенче урында - Тибхар дуэты Вәлиуллин Әлфис-Илсаф Латыйпов. Лиганың җиңүчеләре - Юсупов Раян-Заһидуллин Салават. Турнирда Казан,Әстерхан,Алабуга,Актанышьев,Актаныштан кунаклар катнашты. Туган көн иясеннән татлы бүләкләр дә бирелде.
15-16 мартта Базарлы Матак авылында ике яшь категориясендә: 2010г һәм аннан өлкәнрәк ( Б) һәм 2011г яшьрәк категориядә ТР Шәхси кубогының 1 туры узды. 2010 һәм аннан өлкәнрәк категориядә Айназ ялгыз разрядта 3 нче урынны яулады; Ир-атлар арасында парлы разрядта 1 урын һәм катнаш парлы разрядта 1 урын 2011 категориясендә һәм ялгыз разрядта Гобәйдуллина Ралина 1 урынны яулады, ә хатын-кызлар арасында парлы разрядта Камилла Баһманова 3 урынны яулады. Шулай ук монда Россия беренчелеге призерларын бүләкләделәр. Зәйниев Айназ һәм Гобәйдуллин Ралинның Рәхмәт хатларын алдылар. Спортчыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!