2024 елның 7-8 ноябрендә Мамадыш шәһәрендә ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы узды.
Саба теннисчыларының уңыш дулкыны дәвам итә. Бүген Казанда 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында төбәк ярышлары тәмамланды. Ярышларда Россиянең 20 субъектыннан спортчылар катнашты. Безнең егетләр: Илсаф Латыйпов белән Раян Йосыпов призёрлар булдылар. Илсаф 2 урынны, Раян 3 урынны яулады. Аларны уңыш белән котлыйбыз!
5 ноябрь көнне Казан шәһәрендә фехтование буенча РСШОР кубогы узды. Җиңүче «Саба-Арена» спорт мәктәбе укучысы Попов Даниил булды. Котлыйбыз Даниилны һәм фехтование бүлегенә алдагы җиңүләрен телибез.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Яшьлек" яшьләр үзәгендә яшьүсмерләр белән әңгәмә үткәрелде.
«Саба-Арена» 3 ноябрьдә 1-нче һәм 2 нче лиганың 12 дуэтын берләштерде. Өстәл теннисы буенча традицион якшәмбе лигасы Россиядә «Халык бердәмлеге көне» эгидасы астында узды. Ярышларда Саба районы вәкилләре катнашты. Икенче лиганың өченче баскычын «Ак барс» дуэты Илсаф Гыйльманов-Руслан Востриков алды. Икенче урында - «Ястребы» дуэты Ранил Хаҗиев-Шәфкать Гарипов. Турнирның җиңүчесе «Феникс» катнаш дуэты Фәнүс Фәйзрахманов-Алинә Хәйруллина булды.
1 нче лигада кызу булды. Сафира Фәйзетдинова-Элина Шәйдуллина “Саба-Арена” дуэты өченче урын алды. Бәйгенең икенче урынын “Века” яшь-перспективалы дуэты Альфис Вәлиуллин-Раян Йосыповларга булды. Ярышларда җиңүче булып “Доник” дуэты Мурат Ибраһимов-Данис Ахмәтҗанов танылды. Җиңүчеләр һәм призерлар “Саба-Арена”дан тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр.
2 ноябрь көнне Казан шәһәрендә узган 2012 елгы кызлар арасында фехтование буенча Татарстан Республикасы РСШОР кубогы узды. Нәтиҗәдә, турнирда Саба-арена мәктәбе укучысы Фазлыева Амалия җиңүче булды. Амалиягә һәм фехтование бүлегенә уңышлар һәм җиңүләр телибез.
Бүген, 03.11.24, Саба-Аренада Халык бердәмлеге көненә багышланган бадминтон буенча традицион турнир узды. Саба районы җыелма командасының төп составы Әлмәттә "АК Барс-Крылья кубогы" ВЮСта катнашканга, катнашучылар гадәттәгедән азрак иде.
Җиңүчеләр һәм призерлар:
"С" төркеме
1 урын - Нуруллин Алим,
2нче урында - Юмагулов Зөлфәт.
"Е" төркеме
1 урын -Харисов Самир,
2урын - Салихов Рияз,
3нче урында - Әхмәтшин Тамерлан.
Барлык призёрлар да грамоталар алды.
Ә турнирда катнашучыларның барысы да безнең турнир попечителе "ПМК" ҖЧҖ директоры Маковеев Константин тарафыннан баллы бүләкләр алды. 


Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Талипов Марсель Хәким улы һәм Талипов Ирек Марсель улы истәлегенә волейбол ярышлары узды.
Якынлашып килүче - 4 нче ноябрь халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре, яшь гвардиячеләр белән берлектә, район халкына символик бүләкләр өләште.