25-27 нче октябрь көннәрендә, Зәй шәһәрендә, Р.Ш.Фардиев истәлегенә, көрәш буенча бөтенроссия ярышлары узды.
"Саба-Арена" спорт комплексында 27 октябрьдә өстәл теннисы буенча чираттагы якшәмбе лигасы узды, ул 1 нче лиганың 10 дуэтын һәм 2 нче лиганың 15 дуэтын берләштерде. 1 нче лигада "ВЕКА" дуэты Латыйпов Илсаф-Вәлиуллин Альфис өченче урын алды. Турнир лидерына җиңелгәннән соң, "Тибхар" дуэты Ибраһимов Мурат-Вилданов Камил икенче урын алды. Җиңүне "Саба-Арена" дуэты "Исмаилов Хайем-Йосыпов Раян бәйрәм итте.
Икенче лигада "ВЕКА" дуэты Һадиев Эмиль-Шакирҗанов Анвар 3нче урынны яулады. Әхмәтов Камил - Дилә Галиева “Доник" дуэты 2нче урын алды. 2 нче лигада җиңүче булып Богданов Владимир-Сафронов Эмиль "Кызыл Мишә" дуэты булды. Әлбәттә инде татлы призларсыз да булмады.
24 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр Бөек Новгородта «Спорт-индустрия» спорт мәктәбе» ГОАУның Үзәк спорт аренасының универсаль уен залында Бөек рус полководецы А.Невский истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча ачык Бөтенроссия турниры узды. Бу турнирда Россиянең 40 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 180 спортчы катнашты:Беларусь Республикасы һәм Казахстан
Татарстан Республикасын безнең мәктәп спортчылары тәкъдим итте: -Екатерина Ищенко -Имамиева Рияна - Багманов Энҗе -Сапаров Руслан - Шаманов Нияз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең спортчылар бик югары нәтиҗәләр күрсәтте:
Имамиева Рияна/Короткина Евгения (Мәскәү) команда разряды.3-5кл)
Имамиева Рияна (шәхси разряд 5кл)
Сапаров Руслан/Шаманов Нияз (команда разряды 9кл)
Сапаров Руслан (шәхси разряд 9кл)
Багманова Энҗе (шәхси разряд 10кл)
Ищенко Екатерина (шәхси разряд 9кл)
Ищенко Екатерина/Багманова Энҗе (команда разряды 9-10кл) Һәм ярышларның АБСОЛЮТ ЧЕМПИОНЫ
Ищенко Екатерина булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!! Һәм аларга алга таба җиңүләр телибез.
«Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре яшьләрне «Киноуроки в школах России» дигән проект белән таныштырды.
Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәге, "Алдынгылар хәрәкәте" белән берлектә, Шәмәрдән "Үсеш" лицеенда укучылар белән кызыклы очрашу оештырды.
Бүген 21 октябрь көнне "Яшьлек"яшьләр үзәге белгечләре һәм "Игелекле Саба" активистлары Байлар Сабасында гимназия укучылары белән очрашу оештырды.
Бүген, 20.10.24, Саба-Аренада бадминтон буенча традицион "Саба Якшәмбе турниры" узды. Анда 34 яшь бадминтончы катнашты.
Җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
"А" төркеме
1нче урын - Зәйниев Айназ,
2нче урын - Мавлетов Булат
3нче урында - Сафиуллин Рөстәм.
"В" төркеме
1 урын - Әхмәтшина Самина (2 тапкыр рәттән).
2нче урын - Әхмәтшина Камила,
3нче урында - Борһанов Данияр.
"С" төркеме
1 урын - Сафин Наргиза (Казан),
2нче урын - Сабиров Илназ,
3нче урын - Шәймәрданов Азамат.
"Д" төркеме
1 урын - Фәсхетдинов Самат,
2нче урын - Габделхәйева Зилә,
3нче урында - Кәримов Илзат.
"Е" төркеме
1 урын - Гаптелвәлиева Aйлина,
2урын - Габделхәйева Мәрьям,
3нче урында - Фәтхиева Фирүзә һәм Әхмәтова Алинә.
Барлык призёрлар да грамоталар алды.
Ә турнирда катнашучыларның барысы да безнең турнир попечителе "ПМК" ҖЧҖ директоры Маковеев Константин тарафыннан баллы бүләкләр алды. 


Игътибар! Иске Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" лагерында, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен көзге каникул чорында лагерь оештырыла.
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре Шәмәрдән «Үсеш» лицее укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре темасына «Кайда логика» дип исемләнгән кызыклы уен оештырды.
САБАНЫҢ «САБАЛЕТА» ҖЫЕЛМА КОМАНДАСЫ «ӘЙДӘ ШАЯРТ»КВН ТАТАР ЛИГАСЫНЫҢ 1/2 ФИНАЛЫНА ҮТТЕ.