ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 13-16 апрелендә Саба-Арена базасында Россия Өстәл теннисы федерациясенең ир-атлар арасында югары А Лигасы команда чемпионатының 4 туры узды.

А югары лигасы ярышларында катнашучылар (командалар) :

Факел-1 (Оренбург шәһәре)

Авиатор (Түбәнге Тагил шәһәре)

СШОР (Чебоксар шәһәре)

Буревестник (Ухта шәһәре)

Саба-Татарстан (Байлар Сабасы)

ЦОП-2 (Краснодар шәһәре)

2-ЮНИОР (Санкт-Петербург шәһәре)

Липецк (Липецк шәһәре)

Ленобласть-НИКА (Сиверский шәһәре)

Туган як (Кинешма шәһәре)

Комета (Санкт-Петербург шәһәре)

ГБПОУ МО УОР 3 - 2 (Химки шәһәре)

СтройИнвест (Мәскәү шәһәре)

УОР-1 (Мәскәү шәһәре)

Форсаж (Боровск-Балабан шәһәре)

У Палыча (Самара шәһәре)

Крылья (Мәскәү шәһәре)

Фуэрте (Мәскәү шәһәре)

Галанов Павел, Андреев Реваль, Исмаилов Хайём, Сираев Инсаф составындагы «Саба-Татарстан» командасы уңышлы чыгыш ясап, 8 нче урынны алды.

Ярышлар нәтиҗәләре:

1 урын-Липецк (Липецк шәһәре)

2 урын-СШОР (Чебоксар шәһәре)

3 урын - Факел-1 (Оренбург шәһәре)

Барлык спортчыларга, ярышларда катнашучыларга уңышлар һәм алга таба уңышлар телибез! Яңа очрашуларга кадәр!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар
saby.tatarstan.ru

14
апрель, 2023 ел
җомга

Байлар Сабасында 13 апрельдән өстәл теннисы буенча ФНТР команда чемпионатының 4 туры башланды. Чемпионатта барлыгы 18 команда : Чуваш Республикасы, Татарстан Республикасы, Липецк, Свердловск, Оренбург, Калуга, Самара, Ивановск, Ленинград, Мәскәү өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Коми Республикасыннан, Мәскәү шәһәреннән 4 команда һәм Санкт-Петербургтан 2 команда катнаша. Барлык спортчыларга һәм ярышларда катнашучыларга уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар
saby.tatarstan.ru

"Саба "йөзү бассейны хезмәткәрләре ГТО нормативлары комплексын үтәделәр. Алар яхшы физик әзерлек күрсәттеләр, һәм күпләре ВФСК ГТОның алтын һәм көмеш отличие билгесенэ башкардылар.


saby.tatarstan.ru

«Яшьлек» яшьләр үзәге коллективы волонтерлар белән берлектә өмә үткәрде. Барлык территорияләрне чүптән җыештырдылар.


saby.tatarstan.ru


12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

       2023 елның 9 апрелендә Красная Полянаның спорт мәктәбе залында Усанов Николай Александрович  истәлегенә багышланган баскетбол буенча Беренчелек булып узды.  Ярышларда барлыгы 9 команда катнашты: Кизнер Бистәсе, Усть-Люга шәһәре, Красная Поляна бистәсе, Явлаштау авылы, Кукмара шәһәре (ике команда) һәм «Сабантуй» спорт мәктәбеннән ике команда. Ныклы һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсендә “Сабантуй-1” командасы 2008 елгы яшүсмерләр категориясендә  2 нче урынга лаек булды. 2010 елгы яшүсмерләр  арасында “Сабантуй - 2” командасы  3 нче урынны яулады.                Спортчыларыбызны җиңүләре белән  котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз.


saby.tatarstan.ru

11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

8-9 апрель көннәрендә  “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Мәскәү, Түбән Кама, Казан, Вятка Аланы шәһәрләреннән, Тукай районыннан һәм Чувашия республикасыннан килгән спортчылар көч сынашты.


saby.tatarstan.ru

10 апрельдә Казан шәһәренең фехтование үзәгендә 2014 елда туган кызлар арасында фехтование буенча ачык республика турниры узды.

Ике тур ныклы көрәш нәтиҗәсендә, А финалына, турнирның иң көчле биш фехтовальщигы сайлап алына, Саба-Арена спорт мәктәбе вәкиле Вәлиуллина Алина катнаша, ул финал стадиясен дә лаеклы уздыра, Казан спортчыларыннан бер көрәштә җиңеп чыга.

С финалында, бер уколны төшереп калдыру бәрабәренә, Мартиросова Софья (СШ СабаАрена) бронзаны югалта, дүртенче урынны ала.

Спортчыларны, шулай ук Саба-Арена  спорт мәктәбенең фехтование бүлеген ярышларда лаеклы катнашулары белән котлыйбыз һәм спорт биеклекләренә ирешүдә уңышлар телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

2023 елның 7-9 апрелендә Актаныш бистәсенә блиц һәм рапид буенча Татарстан Республикасының XIII шәхси-команда беренчелеге узды. Саба районы балалар җыелма командасы яхшы әзерлек күрсәтте һәм призлы урыннар яулады!

Рапид буенча ТР шәхси-команда беренчелегендә:

Шәхси зачетта:

1) Сафин Адель- 2 урын. 2008 елгы

2) Галимҗанов Булат- 3 урын. 2008 елга

Команда зачетында:

"Саба 1" командасы-3 урын (рапид)

Команда составы:

1) Сафин Әдел

2) Галимҗанов Булат 

3) Башаров Вилдан

4) Мөхәммәтҗанова Азалия

Блиц буенча ТР шәхси-команда беренчелегендә:

1) Башаров Вильдан- 2 урын. 2010 елгы

2) Газизуллин Айдан- 1 урын.2014 елгы 

3) Низамиев Йосыф - 2 урын.2015 елгы 

4) Фатыхова Зилә - 2 урын.2012 елгы.

Команда зачетында:

"Саба 2" командасы-3 урын (блиц)

Команда составы:

1) Гыйбадуллин Арслан

2) Газизуллин Айдан

3) Исмәгыйлев Әмир

4) Фатыйхова Зилә 

Барлык призерларны һәм җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International