ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2022 ел
шимбә

Бүген, 2022 елның 17 декабрендә, Байлар Сабасында урнашкан чаңгы трассасында Татарстан Республикасының «Саләмятлек» XIX авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уза.


saby.tatarstan.ru

2022 елның 16 декабрендә Саба урта мәктәбендә ГТО фестивале узды.


saby.tatarstan.ru

16
декабрь, 2022 ел
җомга

Яңа елга көч җыябыз
2022 елның 25 ноябреннән  15 декабренә кадәр “Саба-АРЕНА" спорт мәктәбендә физик культура һәм спорт өлкәсен Цифрлы үзгәртү өлкәсендә өч номинация буенча "Минем спорт" конкурсы узды. «Үз-үзеңне контрольдә тоту көндәлегенә иң яхшы караш» номинациясендә Гыймадиева Азалия җиңүче булды, Мәметов Булат, Хәбибуллина Әдилә призерлар булдылар.
"Иң яхшы рәсем»номинациясендә:
1 урын - Әхмәтова Камилә
2 урын-Мөхәммәтова София
3 урын-Газизуллин Айдан
«Социаль челтәрләрне алып баруга иң яхшы караш»номинациясендә:
1 урын - Газетдинов Бәхтияр
2 урын-Әхмәтшина Сэминэ
3 урын - Сафина Иделия.
Минем Спорт-бергә җиңәбез!
Киләсе елда әкиятләр һәм тылсым телибез! Барлык теләкләр дә тормышка ашсын. Яңа ел безнең мәктәпкә яңа уңышлар, яңа шатлыклы хисләр һәм яңа җиңүләр алып килсен!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА Минем спорт
saby.tatarstan.ru

12-15 декабрьдә Чабаксарда 2022/23 сезонында ФНТР командалар чемпионатының 2 туры узды. Безнең «Саба Татарстан» командасы, составында Морат Ибраһимов, Павел Галанов, Револь Андреев һәм Хайем Исмаилов 6 җиңү, 3 җиңелү белән беренче унлыкны йомгаклый. Котлыйбыз, алга таба уңышлар!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 14 декабрендә Байлар Сабасы зонасының Югары лига авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективларының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды.​


saby.tatarstan.ru

14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Казанда ГТО нормаларын тапшыруны активлаштыру буенча фикер алыштылар


saby.tatarstan.ru

13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

"САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Газизуллин Айдан  Г. Нәҗметдинов истәлегенә шахмат буенча XXX региональ турнирның 2 нче урынын алды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Кичә Казанда өстәл теннисы буенча Идел спорт мәктәбендә Ачык Беренчелек үтте. 3 лигада Илсаф Латыйпов җиңүче булды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

Бадминтон буенча югары квалификацион категорияле тренер Зарипова Гөлнара Хәмит кызы «Осталык» номинациясендә «Иң яхшы тренер 2022» республика конкурсында җиңүче булды. Хөрмәтле Гөлнара Хәмит кызы! Сезне «иң яхшы тренер 2022» конкурсында җиңүегез белән котлыйбыз. Афәрин! Һәрвакытта да җиңүче булып калуыгызны телибез, һәрвакыт бары алга гына омтылуыгызны телибез, һәртөрле көрәшкә, теләсә кайсы эшкә намуслы, кыю һәм тәвәккәл кеше булып калуыгызны телибез. Сезгә уңышлар! Барлык бүләкләрдән дә яхшырак мәхәббәт һәм бәхет дип аталган бүләк булсын!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

8 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр Казан шәһәренең Гимнастика үзәгендә 15 яшькә кадәрге спортчылар арасында фехтование буенча Россия 2022 елгы беренчелеге узды. Бу ярышларга җитди әзерлек булды. Безнең спортчыларның Россия беренчелегендә беренче тапкыр катнашуы безнең зур казанышыбыз һәм җиңүебез. Спортчылар сезонда старттан стартка кадәр тәҗрибә туплаячаклар, Бөтенроссия ярышларында катнашачаклар һәм киләсе сезонга тагын да яхшырак әзерләнәчәкләр. Без булдырабыз! 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International