ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2019 ел
җомга

Туган илгә мәхәббәт һәм тугрылык тәрбияләү максатыннан, 22 август көнне Лесхоз авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар белән Россия Дәүләт флагы көненә багышланган «иң яхшыларның өч төсе» исемле танып-белү квест-уены үткәрделәр. Чара барлык катнашучыларны Россия флагы көне белән котлау белән башланып китте. Аннан соң балалар ике командага бүленде. Һәр команда үз лидерын һәм исемен сайлады. Ике команда, «Кызыл» һәм «Горурлык»командалары барлыкка килде. Балалар биремнәр үтәделәр: мөмкин кадәр күбрәк рус әкиятләрен язарга, тематик табышмаклар чиштеләр, Россия флагын җыйдылар. Барлык биремнәрне балалар бик яхшы башкардылар. Уеннан соң балалар акбур белән асфальтта рәсем ясадылар. Чара ахырында кунаклар истәлекле бүләкләр алдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

23 август көнне район китапханәсенең уку залында “Мишә дулкыннары” язучылар клубының утырышында якташ язучы Муса Абдуллинның “Ә наратлар шаулыйлар да шаулыйлар...” китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Әлеге китап Саба районы төзелүгә 90 ел тулуга һәм туган якның үткән тарихына, аның данлы шәхесләренә багышлана.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

22 август көнне, Россия флагы көне уңаеннан, Шәмәрдән балалар китапханәсендә “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен “Россия символлары” дип аталган танып-белү сәгате узды.

Чара барышында балалар Россиянең дәүләт символлары булган флаг, герб, гимн турында мәгълүматлар алдылар, Туган ил турында шигырьләр тыңладылар һәм “Флаг төзү”, “Каенкай” уеннарында катнаштылар, сорауларга актив җавап бирделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

19-21 август көннәрендә Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Алкоголь: азатлык иллюзиясе»дип исемләнгән  библиоквилт узды. Квилт - ул аерым лоскутлардан җыелган мәгълүмат стенды.

Стендта алкогольнең үз-үзенә ышаныч тоярга ярдәм итүе, геройлык гамәлләре өчен көч бирүе, компаниядә абруй яуларга ярдәм итүе турындагы киң таралган мифларның ялган булуын дәлилләүче фактлар һәм  кеше организмына начар йогынтысы турында мәгълүмат бирелде. Китапханә укучылары арасында «тормышны миллилитрлар белән үлчәргә кирәкме?» дигән сораштыру үткәрелде һәм җаваплар язылган стикерлар стендта урын алды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

22 август көнне Район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә Россия флагы көненә багышланган «Дан флагы» акциясе үткәрде. Дәүләт флагы дәүләтнең рәсми символы булып тора, аның суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген гәүдәләндерә. Ул ел саен 22 августта билгеләп үтелә.Шул уңайдан  җәйге уку залында  китап күргәзмәсе оештырылып күзәтү үткәрелде.Акциядә  катнашучылар Россия триколорының барлыкка килү тарихын кызыксынып тыңладылар. Катнашучыларга  истәлеккә «Россиянең хокукый символлары» мәгълүмати буклетлары һәм триколор тасмалары бирелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Район китапханәсе “Өлкәннәр” клубы ветераннарына, Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгына 75 ел тулуга багышланган “Мәңгелек герой” – әдәби сәгать уздырды. Презентация, видеоязма күрсәтелде, викторина сорауларына җаваплар табылды. Шагыйрьнең әсирлектә язылган шигырьләре укылды. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

21
август, 2019 ел
чәршәмбе

20 август көнне Иске Икшермә авыл китапханәсендә "Минем яраткан язучым" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм кычкырып уку оештырылды, анда төрле танылган китап авторлары тәкъдим ителде. Балалар бик теләп түбәндәге китаплардан өзекләр укыдылар: Э.Успенскийның "Тикшерүне колобоклар алып бара", В. Гауф "Карлик борын", А. Гринның "Алые паруса", Р. Киплингның "Маугли" һәм башкалар.  Чарада катнашучылар укылган һәм сөйләгән әсәрләрдән уңай хис-кичерешләр алдылар, укылган әсәрләре турында сөйләделәр.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

 Яшүсмерләр арасында зарарлы гадәтләр проблемасы бүген бик актуаль. Балалар тәмәке тарта, алкогольне иртә яшьтә татып карый башлый. Шуңа күрә китапханәчеләр балалар белән әхлакый таркаулыкка, рухсызлыкка, тәмәке тартуга, эчүчелеккә, наркоманиягә каршы һ. б. төрле афәткә каршы тора белүгә эш алып баралар.

Олы Нырты авыл китапханәсенең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эшчәнлеге әдәбият белән эшләүдән тыш, авыл фельдшерын җәлеп итеп, массакүләм чаралар үткәрүдән дә гыйбарә .Олы Нырты авыл китапханәсе, авыл фельдшеры катнашында, план буенча, балалар өчен «зарарлы гадәтләр капканында» дип исемләнгән әңгәмә - диалог үткәрделәр. Китапханәдә китап һәм буклетлар күргәзмәсе тәкъдим ителде

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Тәмәке тартуны һәм алкоголизмны кисәтү - хәзерге заман Россия җәмгыятенең иң актуаль мәсьәләләреннән берсе. Әгәр Көнбатыш илләр сәламәт яшәү рәвешенә һәм гаилә кыйммәтләренә әйләнеп кайтуга тартылса, безнең илдә соңгы унъеллыкларда кире тенденция күзәтелә. Шул уңайдан 20 август көнне Т. Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә “Мин тормышны сайлыйм!” дип исемләнгән стенгазета ясалды. Шулай ук китапханәче Мухаметзянова Л.Д. кеше сәламәтлеге өчен зарарлы гадәтләр, алкоголь һәм тәмәкенең зыяны турында күзәтү үткәрде.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

20 август көнне Олы Нырты авыл  китапханәсе мәдәният йорты  белән берлектә , « Чәчәкле калейдоскоп» дип аталган энгәмә һәм рәсем конкурсы уткәрелделәр. Чәчәкләр табигатьнең искиткеч гузәл бизәкләре. Элеге чара балаларнын . чәчәкләр турындагы белемнәрен баету; чәчәкләрне танып белергә, аларны тасвирлап сөйләргә өйрәту ,мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү ,кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмиятен күрсәтү максатыннан оештырылды.Соңыннан балалар үзләренә охшаган чәчәкләрне рәсемгә  төшерделәр. Конкурска нәтиҗә ясалганнан соң , бүләкләр  тапшырылды. 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International