Балачак - барлык кешеләр өчен дә хатирәле, матур, шатлыклы истәлекләр. Кем генә бала чагын сагынып искә алмый микән?! Ул бит кин, кабатланмас олы дөнья. Балаларның хәтирәләрендә якты, күңелле истәлекләрне баету максатыннан без Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Ял” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар өчен “Хәзинә эзе буйлап” дип исемләнгән мавыктыргыч-күңел ачу уены оештырдык. Әлеге уенда балалар бик теләп катнашты. Балаларны ике командага бүленеп, “Кояшкай” һәм “Йолдызчыклар”, кулларына маршрут язылган карта алып, 4 турдан торган уен уйнадылар. Уенда күп төрле тема яктыртылды: юл йөрү кагыйдәләре, табигать, гаилә, спорт. Каршылыкларны һәм биремнәрне дөрес үтәп, куелган сорауларга җавап биреп, команданы артка калдырмыйча актив булып, һәр турны үтеп, финишка килеп җиттеләр. Финишта аларны хәзинә көтте. Хәзинә тартмасына һәр балага күчтәнәч бүләк салынган иде.
Кеше кайда гына яшәмәсен, кем генә булып эшләмәсен – күңеле белән ул туган якларыннан аерылмый. Башыңа кайгы килгәндә – кайгыңны уртаклашырга, чит җирләргә чыгып киткәндә – чагыштырып карага, җиңүләргә ирешкәндә – уңышларыңны күрсәтергә, көчең бетеп, арып егылганда – өр-яңа куәт алырга туган ягың кирәк. Ул сине аңлый, бервакытта да кире какмый. Бүген 3 август көнне Олы Кибәче авыл китапханәсендә уздырылган чарада да Туган авыл,Туган нигез,Туган туфрак төшенчәләре хакында сөйләштек. Авыл тарихын яктырткан “Һәр башлангычның башы - авыл” презентациясе аша китап укучыларда авылга мәхәббәт хисләре белән беррәттән патриотик хисләр дә тәрбияләргә тырыштык.
3 август көнне Ике басу Арташ авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Чиста яр” акциясе кысаларында “Ширбәт” чишмәсе территориясендә җыештыру эшләре башкардык.
2 август көнне Яңа Мичән авыл китапханәсендә “Китаплы кич “дигән әдәби кичә үткәрелде. Үткәрелгән чарага акцияләрдә һәм конкурсларда катнашучы балалар чакырылды. Китапханәче балалар китабы тарихы турында сөйләде. Китапның роле турында аңлатырга тырышты.”Бу китапларны беләсеңме “ дигән викторина үткәрде. “Китаплы кич” китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.Мероприятие ахырында акцияләрдә катнашучы балаларга дипломнар тапшырылды.
Кеше үз тормышында иң җаваплы адым ясарга – һөнәр сайларга тиеш. Һөнәр-аңлы рәвештә сайланган юнәлеш ул, син аңа күп көч һәм вакыт сарыф итәсең. Характерның сәләте һәм сызыклары синең эшчәнлек төренә туры килергә тиеш. Кеше сайлый торган һөнәр аның киләчәген билгели. Күпләр өчен сайлау җиңел түгел. Бу-кеше үз тормышында кабул итә торган иң мөһим карарларның берсе. 2 август көнне Эшче һөнәрчеләр елы кысаларында Ике басу Арташ авыл китапханәсе Олы Арташ авыл клубы белән берлектә “Зову в свою профессию” дигән исем астында авыл хуҗалыгы буенча экскурсия үткәрдек. Экскурсия барышында робат фермасында булдык, анда балалар яңа технология кулланып эшләнелгән ферма белән якыннан кызыксынып таныштылар, тегермәндә, комбикорма ясау цехларында күзәтү үткәрделәр. Абый- апаларның эшләре ничек авыр, түземлелек һәм күп көч сарыф ителүенә төшенделәр. Аларга сәламәтлек һәм уңышлар теләп таралыштык.
1 август көнне Килдебәк авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен "Табигатьтә табышмаклар планетасы" исеме астында табышмаклар кичәсе үткәрелде. Балалар китапханәченең экологик табышмакларына төгәл җавап таптылар. Кичә бик күңелле үтте. Барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды.
1 август көнне Район балалар китапханәсендә "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Су асты дөньясы" мәгълүмат сәгате, һәм журналлар ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
2 август көнне Район китапханәсе "Әллүки" балалар бакчасында кунакта булдылар. Китапханәчеләр әкият геройлары булып киенеп балалар белән "Китаплы балачак" иленә сәяхәт кылдылар.
Балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм сәламәтлек культурасын тәрбияләү максатыннан 1 нче август көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә " Тормышны сайла!» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чара башында алып баручылар авыру-СПИДның каян һәм кайчан барлыкка килүе, бүгенге көндә нинди масштаблар алуы һәм планетабыз кешеләре өчен нәрсә белән янавы турында,тәмәке төтененең зыяны һәм психотроп матдә яки наркотик кулланудан барлыкка килгән авырулар турында сөйләделәр. Яшьләр белән төрле тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар һәм бердәнбер дөрес тормыш юлы - сәламәтлек һәм спорт икәнлеге аңлатылды. Шулай ук китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
1 август көнне Иске Икшермә авыл китапханәсендә яңа аякка басып киләче "Ак калфак" берләшмәсенең утырышы булып узды.Кичәдә барлык катнашучыларда була алмады, ләкин шулайда киләчәктә буласы кичәләр турында фикер алышып,җылы әңгәмә кордык. Алга табада барлык катнашучылар белән берлектә файдалы һәм куңелле кичәләр үткәрәргә дигән нияттә калдык.