ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2019 ел
җомга

1 август көнне Оет авыл китапханәсе клуб  белән берлектә «Игенченең алтын куллары»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара башында кешеләрнең борынгы заманнарда ипигә хөрмәт белән караулары, икмәкнең валчыгын да әрәм итмәүләре турында сөйләдек. Балалар игътибарына "Икмәк-табынга нур сибүче, кешегә, илгә көч-куәт бирүче" дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, шигырьләр укылды. Музейда  балаларны икмәк җитештергәндә элек әби - бабаларыбыз  кулланган эш кораллары белән таныштырдык, борынгы кул тегермәне белән ярма ярып карадык. Бу чарага "Икмәк бөтен нәрсәгә баш"дигән стена газетасы чыгардык.  Чара балаларда икмәк үстерүдә һәм җитештерүдә катнашкан кешеләргә  ихтирам,   икмәккә  сакчыл  караш,  игенче хезмәтенә  мәхәббәт уятты.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

1 август көнне Иске Икшермә авылы китапханәсендә, балаларның күзаллауларын киңәйтү, хәтер, логик һәм ассоциатив фикерләүне өйрәтү максатыннан "баш миенә разминка" исеме астында  ребуслар, кроссворлар һәм башваткычлар чишү чарасы үткәрелде. Кроссвордлар чишү кругозорны  киңәйтә, хәтерне яхшырта. Аның ярдәмендә сүзлек запасын баетырга, яңа, кызыклы нәрсәләрне белергә була, чөнки кроссвордның бөтен мәгънәсе нәкъ менә аны дөрес итеп чишүдә. Чара кызыклы һәм файдалы килеп чыкты, балалар яхшы кәеф алдылар һәм бик күп яңа сүзләр белделәр.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Бүген китапханәдә кунаклар күп булды. «Шоколад»  балалар бакчасыннан 3-4 яшьлек нәни дусларыбыз беренче тапкыр китапханәгә экскурсиягә килделәр. Китапханә кагыйдәләре белән, китаплар, уку залы белән таныштып, бик канәгать булып кайтып киттеләр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1 август көнне район китапханәсенең уку залында даими укучыларыбыз өчен журналларда басылган әсәрләргә күзәтү үткәрелде.” Татарстан”,”Татарстанда җирле узидарә”, “Идел” журналлары  заман белән бергә атлап яңалыкларны үз вакытында җиткереп баралар. “Безнең Мирас”ның алтынчы санында басылган Фәүзия Бәйрәмованын ”Чат татарлары” мәкаләсе аеруча зур кызыксыну уятты.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Табигать һәм без" һәм «Эшче һөнәрләр елы»дип исемләнгән стена газетасы чыгарылды.  Китапханәче табигатьнең кеше тормышында мөһим роль уйнавы турында сөйләде. Катнашучылар Туган як табигате турында фикер алыштылар, табышмаклар чиштеләр. Безнең әйләнә-тирә тормышыбыз үзебездән генә тора, табигать һәм без-бер бөтен. Табигатьне, җәнлекләрне, кошларны саклау безнең төп бурычыбыз. Табигатьне юк итеп, без үз тормышыбызны, балаларыбызның тормышын һәлак итәбез. Ә табигатьне саклап калып, без үзебезгә һәм киләчәк буыннарга сәламәт һәм бәхетле булырга мөмкинлек бирәбез.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

30 июль көнне район китапханәсендә периодика көне үткәрелде.Укучылар арасында “Минем яраткан журналым”дигән сорау алу уздырылды. Укучылар арасында “За рулем”, “ФИС”, “Приусадебное хозяйство”, “Сөембикә”, “ Казан утлары” журналлары зур уңыш казаналар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

30 июль көнне авыл китапханәсендә "Безнең гаиләдә барысы да китап белән дус"дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.  Чарада катнашучылар белән гаилә, китапның балалар тормышындагы роле турында сөйләшенде, укылган китапларны искә төшерделәр һәм яңалары белән таныштылар. Китап күргәзмәсендә ата-аналар балачакта укыган авторларның: А.С.Пушкин, Н. Носов Л. Толстой К. Чуковский, рус-халык әкиятләре,шулай ук балаларның яраткан, хәзерге заман язучыларының:А. Барто, А. Усачев,о. Пройслер, В. Бианки, Э. Успенский. Әлеге авторлардан һәм китаплардан тыш, күргәзмәдә оптимизм,игелеклелек китерә торган башка бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч әсәрләр тәкъдим ителгән иде.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

30
июль, 2019 ел
сишәмбе

30 июль көнне Ике басу Арташ авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара дуслык көне уңаеннан “Дуслык елмаюдан башлана” дип исемләнгән стенгазета чыгардылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Көмеш кыңгырау гәҗитендә "Гаилә белән китапханә" проекты чараларының берсе басылып чыкты.Әти әниләр сабыйлары белән китапханәгә йөрүне дәвам итә.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

29 июль көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе хезмәткәрләре төрле яшьтәге укучылар өчен «Быть здоровым – это стильно!» дип исемләнгән интеллектуаль-спорт уены оештырды. Китапханәчеләр Садыйкова Г., Мухаметзянова Л. сәламәт яшәү рәвеше темасына төрле викториналар һәм конкурслар үткәрделәр. Соңынна мәдәният йорты мәйданчыгында балалар сорауларга, табышмакларга җаваплар бирделәр һәм ялгыш җаваплар өчен спорт биремнәрен үтәделәр. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч узды, ахырдан барлык катнашучылар татлы призлар алдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International