ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Китапның кеше тормышында әһәмияте бик зур. Чыннан да, тормышыбызны китап, газета, журналлардан  башка күзаллавы бик авыр. Алар безгә укырга, белгечлек үзләштерергә, осталыкны камилләштерергә, күзаллауны киңәйтергә ярдәм итәлә;. алдагы буыннар тәҗрибәсен баетып, авырлыкларны җиңәргә булышып, тугры дусларга әйләнәләр.

29 июль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсендә "Шат нур" мәчетендә эшләп килүче лагерьга йөрүче балалар өчен "Китапханә – серле дөнья"дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Дәрес барышында китапханәче Зарипова И.Х. китап һәм китапханәнең кеше тормышындагы роле турында әңгәмә үткәрде, китапханә барлыкка килү тарихы турында сөйләде, балаларны китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, каталог буенча китап эзләргә өйрәтте. Дәрес ахырында балаларга үзләре теләгән китап-журналлар карарга һәм укырга мөмкинлек бирелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

27 июль көнне,Кече  Кибәче авыл клубында, (күчмә китап бирү пункты) 2019- театр елы уңаеннан,  Чаллы драма театрында хезмәт куючы авылдашыбыз,Татарстанның  атказанган артисты Әскәров Илфат Мансур улы белән очрашу кичәсе булды.  Кичәгә артистның туганнары,дуслары,укытучылары,сыйныфташлары һәм театр сәнгатен сөюче тамашачылар килгән иде. Очрашу артист тормышының якты истәлекләре,хатирәләрен барлау һәм матур җырлар белән  үрелеп барды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

27 июль көнне авыл китапханәсендә "Юлда куркынычсызлык әлифбасы"дигән темага юл куркынычсызлыгы буенча библиодәрес үткәрелде. Китапханәче балаларны "Сабантуй"журналыннан мәгълүмати, танып-белү материалы белән таныштырды. Балалар юл һәлакәте үзәгендә калмас өчен, үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен һәм җәяүлеләр кичү юлларының нинди төрләре булуын кызыксынып белделәр; шулай ук велосипедчылар, роликлар,самокатлар яратучылар өчен кагыйдәләрне искә төшерделәр (җәйге чорда бу аеруча мөһим). "Яшь җәяүле" һәм "Күңелле юл йөрү кагыйдәләре"викториналары аеруча кызыклы үтте,чара юл йөрү кагыйдәләре темасына кроссворд чишү белән тәмамланды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

2019 ел Татарстан республикасында эшче һөнәрләр елы итеп билгеләнде. Шул уңайдан 26 июль көнне Туктар авыл китапханәсендә “Һөнәрләр күп, теләгәнеңне сайлап ал!” дип исмеләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.  Күргәзмәнең максаты яшь буынга эшче һөнәрләрнең төрләрен күрсәтү һәм аларның престижын арттыру. Күргәзмәгә төрле һөнәрләрне чагылдыра торган китаплар куелды. Китапханәче китапханәгә килүче балаларга кыскача мәгълүмат бирде. Шулай ук алар белән бергә «Worldskills 2019» исемле стенгазета да чыгардык.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

26 июль көнне Сатыш авыл китапханәсендә «Китап һәм китапханә кеше тормышында»дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапның кеше тормышында әһәмияте бик зур. Китап фикер йөртү сәләтен тудыра һәм үстерә.Бала күбрәк укыган саен, аның уку тизлеге арта, сөйләм теле байый, үз фикерен әйтергә өйрәнә, дөньяга карашы үзгәрә. Бүгенгесе көндә  китапханәләр җәмгыять тормышында бик мөһим, чөнки алар барлык халыкка  белемле, иҗади булырга, төрле дөньяви  мәгълүматларны белергә ярдәм итүче булып тора. Китапханәче балаларга китапханә тормышы турында һәм нинди хезмәтләр күрсәтелгәне турында сөйләде. Укучылар кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шулай ук Татарстан китап нәшриятының китапларыннан файдаланып китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче нәшриятнең тарихы турында сөйләде һәм татар телендә язылган хикәяләр укылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

26 июль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе төрле яшьтәге балалар өчен табышмаклар чишү көненә карата «Играют с нами в прятки – любимые загадки» дип исемләнгән викторина үткәрде. Викторина барышында балалар мичкәдә яшерелгән, әкият геройларына  кагылышлы, табышмакларга җаваплар эзләделәр.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

А.Д.Сахаровның 100 еллыгы уңаеннан, 26 июль көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсенә Шәмәрдән авылы социаль хезмәткәрләре ялгыз өлкән яшьтәге хатын–кызларын «Андрей Сахаров – человек эпохи» дип исемләнгән хәтер сәгатенә чакырды. Сахаров водород коралын уйлап табучы һәм Нобель премиясе иясе. Китапханәче Садыйкова Г.Х. академикның тормыш юлы, аның фәнни казанышлары, гаиләсе, бүләкләре һәм авыр төрмә вакытлары турында сөйләде. Чара барышында «Путь Сахарова» дип исемләнгән электрон презентация күрсәтелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Ю-Алан авылы клуб мөдире белән берлектә, ТАССРның 100 еллыгы Саба район оешуга 90  ел уңаеннан, туган төбәгебезнең табигать байлыкларын барлау максатыннан Калатау авылы болынында “Челтер-челтер чишмәбез” дигән чишмә бәйрәме узды. Бәйрәмнең төп сәбәпчесе шушы авылда яшәүче Рәфис Фәсхетдинов җитәкчелегендә авыл халкы ярдәме белән яшәү чыганагыбыз булган – чишмә казылып “Рәфис” исеме белән аталды, халык тарафыннан кабул ителде.  Бәйрәмдә китап күргәзмәсе куелып, чишмәләр турында шигырьләргә, җырларга  мәдхия тыңлап, күңелле уеннар уйналды. Бәйрәм чарасы “Рәфис” чишмәсе суыннан хәзерләнгән чәй табыны янында тәмамланды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

26
июль, 2019 ел
җомга

25 июль көнне Кече Шыңар мәдәният йортында, китапханә белән берлектә "Озак яшәүнең серләре"дип аталган тематик чара үткәрелде. Яшьләр белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә кордык, "Сәламәт булу серләре"н ачыкладык. Чара бию залында дәвам итте, төрле уеннар белән аралашып барды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

24 июль көнне Олы Шыңар авыл китапханәсендә "Матурлык һәм сәламәтлек" темасына әңгәмә үткәрелде. Кызлар белән көндәлек рацион, косметика, спорт һәм башка кызыклы темаларга сөйләштек. Һәрбер катнашучы үз фикерен җиткерде, үзенең көндәлек режимы турында сөйләде, әңгәмә бик җанлы килеп чыкты. Шулай ук, кызлар игътибарына китап, журнал һәм "Сәламәт һәм матур булу өчен 25 киңәш" исемле буклеттан торган күргәзмә тәкъдим ителде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International