1 май көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Язгы кәеф” дип исемләнгән кич утыру чарасы үтте. Чара барышында интеллектуаль һәм музыкаль викторина сорауларына ьаваплар алынды. Китапханәче Хәмитова Н. 15.04.- 20.04.2019 көннәре аралыгында Саба ҮКС тарафыннан үткәрелгән #сабатукайныукый дип исемләнгән марафон нәтиҗәләре белән таныштырды. Актив катнашучыларга, Төхвәтуллина Г., Билалова Н.гә Грамота һәм бүләкләрен тапшырды.
4 май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Георгий тасмасы - 2019" хәтер акциясендә катнаштылар. Алар урамга чыгып, Килдебәк авыл җирлеге халкына георгий тасмалары тараттылар. Халык бу акцияне хуплый һәм үзләре дә аларның күкрәгенә Георгий тасмасын беркеткәннәре өчен рәхмәт әйтәләр. Өлкән буын үзенә карата ихтирамлы мөнәсәбәтне тоя, аларның күбесе үзләренең туганнарын, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә ала.
1 май көнне Ике басу Арташ авыл китапханәчесе Олы Арташ авыл клубы мөдире белән берлектә күчмә китапханәдән иң күп китап укучы өлкән яшьтәге Самигуллина Сәгадәт апаның өендә булдылар. 15-20 апрель аралыгында Бөек шагыйрь Г.Тукай иҗатына багышланган "Саба Тукайны укый" әдәби марафонында катнашканы өчен грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырдык.
1 майда Яз һәм Хезмәт бәйрәме билгеләп үтелә, ул тормышның яңаруын һәм иҗади хезмәткә хөрмәтне гәүдәләндерә. Беренче Май - бөтен дөнья хезмәт ияләре бәйрәме. Күпләр аны балачактан ук хәтерлиләр һәм яраталар. 1 майда дөньяның күп кенә илләрендә Яз һәм хезмәт көне буларак билгеләп үтелә, ул баштан ук хезмәт итүчеләрнең халыкара бердәмлек көне дип атала иде. Шушы язгы бәйрәм уңаеннан, 2019 елның 1 маенда Югары Шытсу авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Хезмәт төбе – хөрмәт”, “Шытсу” АХП терлекчелек комплексы хезмәткәрләре өчен бәйрәм чарасында катнашты. Чара барышында катнашучылар безнең илдә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, башка илләрдә бәйрәм ничек оештырылуын белделәр. Чара бәйрәм котлаулары, баянда күңелле уен, җырлар һәм биюләр белән тәмамланды. Шулай ук китапханәдә балалар өчен “1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме” дип исемләнгән рәсем конкурсы узды, яз, хезмәт һәм дуслык турында шигырьләр һәм мәкальләр укыдылар.
Ежегодно, 1 мая, проводим конкурс рисунков на асфальте «Рисуем мир, рисуем красоту» И этот год не стал исключением. Перед началом конкурса библиотекарь Сибагатова Ф. провела познавательную беседу об этом празднике. После беседы дети отправились во двор СДК, где им было предложено изобразить на асфальте впечатления о празднике. Ребята с большим удовольствием принялись за дело. Проявив фантазию, цветными мелками дети выразили свое отношение к празднику 1 мая. После играли подвижные игры.Все участники конкурса получили поощрительные призы.
1 май көнне “ Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсенә йөрүчеләр авыл халкы белән берлектә гореф-гадәтләрне,йолаларны саклап калу максатыннан “Йомырка җыю” бәйрәмендә катнаштылар. Төрле төскә буялган йомыркалар,тәм-томнар белән балаларны каршы алдылар. Кергән балалардан аның нәсел-нәсәбен барлап,якыннарга,авылдашларга сәламнәр әйтеп озатып калдылар.
25 апрель көнне Туктар авыл клубы һәм авыл китапханәсе “Тамчы “балалар бакчасында “Тукай исеме мәңгелек” дигән мзуыкаль-әдәби кичә үткәрделәр. Чараның төп максаты булып, балаларда Габдулла Тукайныӊ күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү, Габдулла Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларда укырга теләк тәрбияләү тора. Чара барышында балалар Тукай әкиятләре буенча сәяхәт иттеләр. Су буена төшеп, су анасы белән таныштылар, аннан Кырлай урманнарына барып Шүрәлене күрделәр. Шүрәле белән бергә Былтырны эзләделәр. Чара барышында балалар Тукай иҗатына багышланган сорауларга җавап бирделәр һәм бик яратып шигырьләрен сөйләделәр. Чара “И туган тел” җыры белән тәмамланды.
Бүген, 26нчы апрель, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел. Шәмәрдән авыл балалар китапханәсе мөдире Зарипова И.Х. шул уңайдан “Тукай безнең йөрәкләрдә” исемле акция уздырды һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларга Бөек Шагыйребезгә атап ясалган буклетлар өләште.
26 апрель көнне район китапханәсендә “Мишә дулкыннары” әдәби мәйданы утырышында “Ана йөрәге” бәйгесенең Гран-при призына ия булган шагыйрә Ибраһимова Сөмбелә белән очрашу уздырылды. Язучылар шулай ук Габдулла Тукай иҗаты, татар милләте, Ана теленең киләчәге турында әңгәмә кордылар. Иҗат җимешләре -шигырләре белән уртаклаштылар.
25нче апрель көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р., китапханәчеләр Яңа Мичән
авыл китапханәчесе Сәйфетдинова Ф.Я. клуб белән берлектә уздырган "Әдәби манзара"-әдәби кунакханәдә катнаштылар.