ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Район үзәк китапханә  тырышлыгы белән, “Сөембикә”   клубы әгъзалары  соравы буенча,  25 апрель көнне китапханәгә бакчачы  Илсөяр Кабирова  кунакка килде. Илсөяр ханым моңарчы күренмәгән яшелчә, җиләк-җимешләр ,төрле сортлы кыяр-карбыз, кыяр-кавын, кыяр-лимон кебек гибридлар белән таныштырып китте  .

Китапханәдә узган очрашуда ханымнар үзләрен кызыксындырган күп төрле сорауларына җаваплар алдылар файдалы мәгълүматлар алып кайтып киттеләр.


saby.tatarstan.ru

24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

23/04/19/  Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре,китаханәче Тенеки авыл клубында халкыбызның сөекле улы,шагыйрь Г.Тукайның туган көне уңаеннан тормышына һәм иҗатына багышланган “Бөтен буынга кадерле шагыйрь”-әдәби сәгать үткәрделәр.Чарада шагыйрьнең шигырьләре кычкырып укылды. "Тукай безнең күңелләрдә" - китап күргәзмәсе тәкъдим ителде,күзәтү ясалды.Әлеге кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.


saby.tatarstan.ru

23апрельдә  Район китапханәсендә   сәламәтлек өлкәсендә эшләүчеләр өчен китапханә фондында булган китаплардан  “Сәламәт булу бәхет” исемле китап күргәзмәсе төзелеп  тәкъдим ителде, күзәтү  уздырылды.


saby.tatarstan.ru

23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

23 апрель көнне Саба туган якны өйрәнү музеенда СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, Саба үзәк сырхауханәсендә 42 ел фельдшер булып эшләгән,шашка буенча спорт мастерлыгына кандидат булган Вәлмиев Зөфәр Корбангали улының искә алу кичәсе үткәрелде.


saby.tatarstan.ru

    23 апрель көнне район китапханәсендә “Әдәби манзара”- әдәби кунакханәсе уздырылды.


saby.tatarstan.ru

"Гаилә белән китапханәгә" проекты укучыларыбызның һәм аларның балаларының мәнфәгатьләрен һәрвакыт исәпкә ала. Шул уңайдан 19 апрель көнне Район китапханәсе,  Район балалар китапханәсе белән берлектә фитнес тренер белән мавыктыргыч очрашу оештырды һәм балалар өчен "Тукайда кунакта"дигән библиоквест үткәрде.


saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

" Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы ярдәме белән язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән  “Әдәби кунакханә” утырышында очрашу оештырылды.


saby.tatarstan.ru

16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Быел К. И. Чуковскийның «Айболит» әкиятенә 90 яшь тула. Шул уңайдан 13 апрель көнне Лесхоз авылы китапханәчесе Лесхоз урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен "К. И. Чуковскийның «Айболит» әкиятен бастыруга 90 ел (1929)" дигән чара үткәрде. 


saby.tatarstan.ru

      12 апрель  көнне Олы Кибәче авыл китапханәсендә  Космонавтика көне уңаеннан  “Галәм киңлекләрендә”  дигән исем астында рәсем бәйгесе уздырылды.  Беренче космонавт Ю.А. Гагаринга багышланган күргәзмә куелып, аның буенча күзәтү ясалды. Галәмне күзәтү җайланмасы телескоптан карау мөмкинлеге дә тудырылды.


saby.tatarstan.ru

13 апрель көнне Кече Кибәче күчмә китап бирү пунктында  “Гаилә  традицияләре”  “Ак калфак” хатын-кызлар  клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы булып узды.  Сөлге чигү эшләре дәвам иттерелде.  Фельдшер Гараева И. килгән хатын-кызлар өчен физкульт ял уздырды.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International