ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1 октябрь көнне ,Олы Нырты авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, Өлкәннәр көне уңаеннан, "Игелек һәм хөрмәт көне" дип  исемләнгән  күңелле чара үткәрде.Чараны котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Р.З башлап җибәрде. Өлкәннәребез мәктәп укучыларының чыгышларын  яратып кабул иттеләр.Өлкәннәр  чәй табыны артында  матур концерт карап  ял итеп утырдылар,аннары үзләре дә җырлап - биеп күңел ачтылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Илебез буенча октябрь аенда  Өлкәннәр декадасы уздырыла, барлык оешмаларда да өлкәннәрне котлау бара. Өлкәннәр көне уңаеннан, 1 октябрь көнне, Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, өлкәннәр өчен, "Сез булганга көзләр ямьле” исеме астында әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. 

  Өлкәннәрне яшьлек елларына  кайтарып, төрледән-төрле матур концерт номерлары күрсәтелде, өлкәннәр  үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм кичәсеннән   өлкәннәребез  күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Өлкәннәр көнен бәйрәм итү матур традициягә әверелде, чөнки зирәк һәм өлкән укучыларыбыз өчен бу бәйрәм генә түгел, ә  ял итү һәм  бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге дә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү мөмкинлеге бирә. Шул уңайдан ,1 октябрь көнне ,Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсенең уку залында, «Дуслык» клубы хатын-кызлары өчен, өлкәннәр көненә багышланган, «Минем елларым-минем байлыгым» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Китапханәче Садыйкова Г. Х. хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, аларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, «Смекалка», «Разминка», «Поделись секретом»  дигән конкурслар үткәрде. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды, ул барысына да яхшы кәеф бүләк итте.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

1 октябрь көнне "Яшьлек" үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган "Ягез әле, әбиләр" дип исемләнгән спорт бәйрәме узды. Ярышта  Юлбат мәдәният йорты каршында эшләп килүче  “Зөбәрҗәт” фольклор коллективы һәм авыл җирлегенең спорт сөюче хөрмәтле ханымнары  “Җитезләр" дип аталган команда буларак катнаштылар һәм 2 нче урынга лаек булдылар. Команда чыгышы Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды һәм әзерләнде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

30 сентябрь көнне, Ә.Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә, “Алтын куллар” клуб берләшмәсе белән берлектә өлкәннәр көненә багышланган “Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре” дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Клуб җитәкчесе Альбина Шамилова чараны махсус әзерләнгән сценарий буенча алып барды. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы  директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы остабикәләрне тәбрикләп котлау сүзләре җиткерде. Чараның икенче өлеше табын артында үтте.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

29
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

"Гаилә белән китапханәгә"  дип исемләнгән китапханә проекты җәйге каникуллардан соң кабаттан үз эшен башлап җибәрде. Беренче эш итеп, без күп кенә әниләр өчен бик актуаль булган-балалар психологиясе мәсьәләсен алырга булдык. 27 нче сентябрь көнне Район китапханәсе китапханәчеләре психолог һәм педагог Бережная Илсөяр Ирек кызын очрашуга чакырды. Яшь әниләргә тәҗрибәле психолог белән аралашу, аларны борчыган сораулар буенча фикер алышу бик кызыклы булды. Шул ук вакытта район балалар китапханәсендә балалар өчен "Витаминнар дөньясы" дигән квест-уен үткәрелде.Квест-уен барышында балалар махсус карта ярдәмендә хәзинә эзләделәр.Һәр тукталышта үзләренең витаминлы биремнәре белән әкият геройлары көтте. Шулай ук балалар төрле уеннарда актив катнаштылар һәм үз куллары белән төсле кәгазьдән көзге композиция ясадылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Николай Алексеевич Островский-күп еллар дәвамында идеягә тугрылыклы булу символы булган Павел Корчагин образын тудырган язучы. 26 сентябрь көнне Иске Икшермә авыл китапханәсендә язучының тууына 115 ел тулу уңаеннан «Николай Островскийның тормыш янгыны»дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Укучылар игътибарына язучының киң танылган «ничек чыныкты корыч» автобиографик романы, шулай ук сочинениеләр җыелышы тәкъдим ителде, анда хатлар, мәкаләләр, Николай Островский сүзләре урын алды. Укучылар язучы турында кызыклы фактлар белделәр, мәсәлән, ул балачактан грек, алман һәм француз телләрен белгән, ә соңрак яшьтә инглиз, испан һәм итальян телләрен дә өйрәнгән. Островский гомер буе пьесаларны төрле телләргә тәрҗемә итә, осталыкларын һәм белемнәрен арттыра.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

26 сентябрь Туктар авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Ак калфак” клуб берләшмәсе әгъзалары белән  “Интернет киңәш бирә” дип исемләнгән мәгъләмат сәгате уздырылды. Китапханәче олкән яшьтәге ханымнарга интернет файдалы яклары турында сөйләде. Шулай ук ничек куркынычсыз итеп куллану турында да аңлатты.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

26 нчы сентябрь көнне Казанче Бигәнәй китапханәчесе Мамалай авылы”Кояшкай” балалар бакчасында кунакта булды.Ул  балаларга  яңа китаплар һәм аларны  барлыкка китерүчеләр-язучылар,рәссамнар һәм китап нәшрияты турында сөйләде.Балалар әкиятләрне бик теләп тыңладылар,”Кабартма”,”Шалкан” әкиятләреннән күренешләрдә катнашып,әкияти сорауларга җавап бирделәр.Чара ахырында ”Китап нәшриятына 100 ел” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышып үттеләр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

25 сентябрь көнне, Явлашау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, Явлаштау төп мәктәбендә, "Татарстанның мәдәни дөньясы" дип исемләнгән мәдәни дәрес уздырдылар.Чара барышында балалар республикабызның мәдәни урыннары турында мәгълүмат алдылар, әкият- тамаша карадылар, ТАССРның 100 еллыгына багышланган башваткыч чиштеләр. Соңыннан Мәдәни көндәлекләр өләшенде.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International