ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татар язучысы Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тулу уңаеннан, 25 сентябрь көнне, Шекше авыл китапханәсендә, “Шамил Рәкыйповның тормыш юлы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар язучының биографиясе белән таныштылар, аның китапларын карадылар һәм стенгазета ясадылар. Шамил Рәкыйпов күп кенә документаль китапларның: “Син каян, Жан?”(1969), “Хәтер” романы(1985), “Йолдызлы төн” роман-дилогиясе (1989) һ. б. авторы. Автор язган әсәрләрнең геройлары  Бөек Ватан сугышы елларында искиткеч батырлыклар кылган һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган чын кешеләр.Бу аны башка авторлардан аерып торучы үзенчәлек.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Бүген, 24 сентябрь көнне, Иске Икшермә авыл китапханәсендә, Ак Калфак мәнфәгатьләр клубы белән берлектә "Калфак бизибез"дип исемләнгән кул эшләре кичәсе үткәрелде. Кул эше-кул хезмәтенең мавыктыргыч төре, ул шатлык китерә, буш вакытны тутыра, гүзәллек дөньясына кертә. Чигү ял вакытын тагын да кызыклырак итә, ә кулдан ясалган эшләнмәләр горурлык билгесе булып тора. Һәркем башкаларга күрсәтер өчен мөмкин кадәр яхшырак эшләргә тырышты.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

26 сентябрь көнне, Олы Нырты авыл китапханәчесе Әхмәтшина Л.Б. « Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Хаҗиева Айгөл М. белән берлектә, балалар өчен ,эшче һөнәрләр елы һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре көне уңаеннан, әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмәдә балалар үзләре дә чыгыш ясадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар . Чараны, балаларда татар милли киеменә кызыксыну тәрбияләү максатында, " Әбиемнең күңел сандыгы" туган якны өйрәнү сәгате белән дәвам иттеләр. Балалар зур кызыксыну белән баш киемен карадылар, түбәтәй һәм хатын-кыз калфагын дөрес кияргә өйрәнделәр. Китапханәче Н.Сергеевның « Тылсымлы бизәк" китабыннан татар халкынын бизәкләрен күрсәтте, балаларга татар халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Чараны "Гөлбану" , "Капкалы"," Биш парлы"кебек милли уеннар белән төгәлләделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

25 сентябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, “Ромашка ”балалар бакчасында    “Балалар өчен  журналлар” дигән темага библиографик дәрес үткәрделәр. Максаты: балаларны китапханәдәге журналлар белән таныштыру. “Балалар журналлары иле буйлап сәяхәт” күргәзмәсе оештырылды,аңа күзәтү ясалды. Кече яшьтәгеге мәктәп балалары   “Маша и Медведь”,  “Принцесса”, “Саша и Маша” “Салават күпере” ,”Непоседа”,”Свирелька”журналлары белән,шулай ук  кызыклы табышмаклар, , лабиринтлар, башваткычлар,  әкиятләр  белән таныштылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

24 сентябрь көнне, Тимершык авыл китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, "Җирдә тынычлык булсын"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты-балаларда һәм яшүсмерләрдә экстремизм күренешләренә карата ризасызлык тәрбияләү, гражданлык бердәмлеген ныгыту һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү. Әлеге чара барышында балалар «терроризм», «экстремизм» төшенчәләре, игелек һәм толерантлык турында белделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Көз - күп кешенең яраткан ел фасылларының берсе. Шагыйрьләр көзнең матурлыгына үз шигырьләрен, рәссамнар – рәсемнәрен багышлыйлар. Көзне зурлыйлар, көзне  көтәләр. 24 сентябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Көздә кунакта»дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрделәр. Ул мәдәният йортында түгел, ә табигать кочагында – көзге агачлар һәм куаклар арасында үтте. Китапханәче Әүхәдиева Г.Т. балаларны халык календаре, көз турындагы  халык сынамышлары белән таныштырды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, төрле уеннар уйнадылар.  Барыбызга да бик күңелле булды, вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Бу чарадан балалар  канәгать калдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

24нче сентябрь  көнне, Сатыш авылы китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Төрле һөнәр ияләре” дип исемләнгән викторина булып узды. Дөрес итеп һөнәр сайлый белсәң генә тормышта зур уңышларга ирешеп була. Һөнәр-билгеле бер әзерлек таләп итә торган һәм яшәү чыганагы булып торучы хезмәт эшчәнлеге, шөгыльләр төре. Эштәге уңыш һәм карьера үсеше  дөрес итеп һөнәр сайлаудан тора. Чара барышында укучылар үзләренең көчләрен  сынадылар,җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр, төрле һөнәр ияләре булып карадылар.Ике команданың да катнашучылары бик актив булдылар, сынатмадылар. Шулай ук алар киләчәктә нинди һөнәр иясе булырга теләүләре турында фикер алыштылар. Эшче һөнәрчеләр елы уңаеннан күргәзмә дә оештырылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

24 сентябрь көнне, Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә, «Дуслык» клубының «Көзге бүләкләр» дигән темага җәйге каникуллардан соң беренче утырышы узды. Китапханәче Садыйкова Г.Х. "Көзге бүләкләр" күргәзмә-экспозициясе оештырды һәм бакчачы китапларына күзәтү үткәрде. Күргәзмәдә хатын-кызларыбызның бакчасыннан җыелган яшелчә һәм чәчәк бәйләмнәре тәкъдим ителде. Шулай ук катнашучылар клуб әгъзасы белән берлектә клубның эш планы турында фикер алыштылар,аның тәкъдимнәрен һәм киңәшләрен тыңладылар, ә соңыннан алар үзләренең кышка әзерләнү рецептлары белән уртаклаштылар. Алар безнең белән кабат күрешүгә бик шат иделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Бала өчен дөнья нәкъ менә гаиләдән башлана. Монда ул үзенең беренче адымнарын ясый, беренче сүзләрен әйтә, беренче китаплары белән таныша. Нәкъ менә әти һәм әни сабыйга матур рәсемле китапларны күрсәтә, беренче әдәби геройларга, аларның язмышларына һәм маҗараларына сокланырга өйрәтә. Әгәр ата-аналар һәм бала еш кына кулга китап алсалар, гаиләдә рухи бердәмлек, тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Уку атмосферасы гаилә традициясенә әйләнергә тиеш. Чөнки нәкъ менә китаптан күңел һәм йөрәк өчен ризык алырга була. Китапларның мәгълүмат чыганакларына яки күңел ачу чараларына гына әверелмәве, ә гомуми белем бирү һәм мәдәни роль уйнавы мөһим.

       Бу уңайдан 24 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә авылның иң актив китап укучы гаиләләрен китапханәгә җыйдылар. Балаларның китапларга булган кызыксынуларын арттыру максатыннан, «Бөтен гаилә белән укыйбыз» дип исемләнгән китаплар белән ял сәгате уздырдылар. Бу гаиләләр китаплар-журналлар укырга бик яраталар, шулай ук алар балалар өчен төрле кызыклы әкиятләр һәм хикәяләр алалар.  Менә бүген дә бу балалар әниләре белән, зур кызыксыну белән китаплар-журналлар укыдылар, матур рәсемнәрен карадылар, шулай ук әниләр белән балалар тәрбияләү турында әңгәмә алып барылды. Чара күңелле һәм кызыклы үтте.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

21 сентябрь көнне, Кызыл Мишә авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, яшьләргә хокукый тәрбия бирү максатыннан, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?»  дигән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда  «Кояшкай» һәм «Торнадо»командалары катнашты. Аларның һәрберсе бирелгән сорауларга дөрес җавап бирергә тырышты. Уен җиде турдан торды. Ике команда да бердәм, оешкан төстә уйнадылар, биремнәрне зур кызыксыну һәм югары нәтиҗәгә ирешү теләге белән үтәделәр. Һәр дөрес җавап өчен команда бер балл алды. Уен тәмамланганнан соң нәтиҗәләр саналды  һәм команда уенчыларына актив катнашкан  өчен  бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International