2019 елның 20-26 апрелендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, «Сәләт» Татарстан Республика яшьләр иҗтимагый фонды (алга таба – «Сәләт» Фонды) һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы белән берлектә ИХО илләренең V Казан яшь эшмәкәрләр форумы (алга таба – Форум) оештыра.
2019 елның 14-16 март көннәрендә VIII. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырылды. Саба районыннан Фермер хуҗалыгы рәисе Хафизов Алмас Рашид улы һәм фермер хуҗалыгы рәисе Габдрахманов Ришат Мударис улы катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Төбәкләр – тотрыклы үсеш «Еллык иҗтимагый премиясе» (алга таба – Конкурс) конкурсын сайлап алу этабы башлануы турында хәбәр итә, аны оештыручылар – «Россия Саклык банкы» «Россельхозбанк» һәм «ФК Открытие» Банкы.