ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

24 сентябрьдән 27 октябрьгә кадәр бишенче тапкыр "Имин юллар" бөтенроссия онлайн-олимпиадасы узачак. Онлайн-ярыш 1-9 сыйныф укучыларының юл белемен тикшерә һәм күтәрергә ярдәм итә. Шәһәр буйлап артык куркынычсыз йөрү өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү мөһим. Кагыйдәләрне балачактан ук үзләштерергә кирәк.


saby.tatarstan.ru

13
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

«Демография» милли проекты сәламәт яшәү рәвешен ныгыту һәм тууны стимуллаштыру буенча түбәндәге адымнарны тормышка ашыруны күздә тота: гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү системасын формалаштыру, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү, балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру юлы белән хатын-кызларга эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү.


saby.tatarstan.ru

22
март, 2022 ел
сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2022 елның гыйнварыннан башлап, Менделеевск муниципаль районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспанцеризация һәм вакцинация узу өчен  «Менделеевск үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә илтеп җиткерү буенча эш алып бара.


mendeleevsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International