ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

15 май - Халыкара гаилә көне. Бу  көн Россиядә 1994 елдан  бирле  билгеләп үтелә. Хәзерге  заманда  һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан район балалар китапханәсе видеоролик ясады, сез аның белән үзәк китапханәнең шәхси инстаграм битендә таныша аласыз.

Тэги: Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Мәхәббәт турында китаплар укырга тәкъдим итәбез.

www.tatkniga.ru сайтының "Китапханә" бүлегендә БУШЛАЙ укырга мөмкин

«Синдә минем хакым бар». Гиматдинова Н.М.

«Сукыр мəхəббəт». Исхакова Г.З.

«Синең өчен яшим». Әхмәтгалиева А. Г.

Тэги: Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе
19 март көнне район китапханәсе уку залына, “Сөембикә” клубының
чираттагы утырышына, Саба районы “Ак Барс - Мед” иминият компаниясе
директоры Сөнгатов Рафаэль Ринат улы чакырылган иде. Аның чыгышының
темасы: “Кешеләрнең сәламәтлеге хокукларын саклау”. Әңгәмә барышында
ул ММИ полисларының ни өчен кирәклеге, бу полисның нинди хокуклар
бирүе, диспансеризация үтүнең кирәклеге һәм сроклары турында сөйләде.
Шулай ук “Мәҗбүри медицина иминияте” дип исемләнгән буклетлар өләште.
Тэги: Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

      Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш...

     27 февраль көнне Район үзәк китапханәсендә  “ Сугыш хатын кыз өчен түгел...” проекты кысаларында узучы тыл ветеран һәм сугыш чоры хатын кызлары катнашында  “Онытылмый яралар”дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

   Чараны Район советы депутаты Гәләметдинова Әлфия Ризван кызы башлап җибәрде.

    Кичәбезнең  махсус кунаклары  Саба  районы Байлар Сабасы авылында яшәүче  тыл ветераны Мусина Нәкия Сабир кызы,  сугыш чоры балалары өлешенә туры килгән,  авырлыкларны үз башыннан кичергән  Ракова Ленина Габдулхак кызы, Шәйхетдинова Физия Курбан  кызы,Гатауллина  Рәкибә Кәшип кызы   сугыш чорында күргән , истә калган хәтирәләре  белән уртаклаштылар.

    Күңелләргә үтеп керерлек кичә ахырында Әлфия  Ризван кызы,   ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тэги: Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

26 февраль көнне Саба район китапханәсендә “Мишә дулкыннары” әдәби клубының чираттагы утырышы узды. Бу чара балалар язучысы Газиз Нәбиулла улы Нәбиуллинның 100 еллык юбилеена багышланды . Язучылар Газиз Нәбиуллин белән бәйле иң якты истәлекләрне, вакыйгаларны сөйләп уздылар.
Ул бүген безнең арада булмаса да, аның исеме, шигырьләре, хикәяләре, сәхнә әсәрләре, шулай ук  район газетасы белән бәйле булган эшчәнлеге әдәбият сөючеләрнең, якташларының хәтерендә  яши.

Тэги: ТАССРга 100 ел Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

22
февраль, 2020 ел
шимбә

21 февраль - Халыкара туган тел көнендә Саба районы китап сөючеләре Казан шәһәрендә узган бик матур чарада катнаштылар. Унынчы дөньякүләм Әдәби марафон җиңүчеләрен котлау тантанасы бик күп язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашында узды.  Саба районы бу юлы да "Иң күп китап укучы район" булып танылды. Римма Ратникова сабалыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм кубок тапшырды.  Китапханә директоры Ләйсән Билалова "Иң яхшы әйдаман" исеменә лаек булды.

Тэги: Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International