Иштуган авыл җирлеге территориясендә санитар-экологик икеайлык
Иштуган авыл җирлеге тарафыннан янгын чыгу куркынычын булдырмау һәм территорияләрдә, саклау объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча үткәрелгән чараларны планнан тыш тикшерү үткәрелде.
Иштуган авыл җирлегендә аренда йортлары төзү буенча актив эш алып барыла
Коррупциягә каршы тору - коррупциячел хокук бозуларны вакытында кисәтү, ачыклау һәм тикшерү, шулай ук мондый җинаятьләрнең нәтиҗәләрен минимальләштерүгә һәм (яки) юкка чыгаруга юнәлтелгән чаралар комплексы. Иштуган урта мәктәбендә «Хәзерге җәмгыятьтә Коррупция» темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Әңгәмәне җәмгыять белеме укытучысы Николаева Ольга Валерьевна үткәрде. Шулай ук коррупциягә каршы темага рәсем күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Иштуган авыл җирлегендә, 2020 нче елда гражданнарның үзара салымы һәм әлеге акчаларны куллану мәсьәләсе буенча халык җыены булып узды. 24 ноябрьдә гражданнар җыены Иштуган тимер юл разъезды бистәсендә үтте. Җыенда катнашучылар, бертавыштан, үзара салым акчаларын Иштуган тимер юл разъезды бистәсендә җирле әһәмияттәге юлларны ремонтлауга кулланырга булдылар.
Иштуган авыл җирлегендә арендалы торак төзелеше дәвам итә
Иштуган авыл җирлегендә "Бердәм Россия"партиясеннән гражданнарны күчмә җәмәгать кабул итү булды. Партия вәкилләре гражданнарны тыңладылар һәм кабул итү вакытында туган барлык сорауларны депутатлыкка кандидатларга җиткерәчәкләр.