ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Сәламәтлекләре чикләнгән балаларның җәмгыяттә үз урыннарын табу  шартларының берсе - яраткан сәнгать төре белән шөгыльләнү, шул очракта бала үзен шәхес итеп тоя һәм үзенең кирәклеген аңлый.

Сәнгать шәхесне интеграцияләү, адаптацияләү һәм социальләштерү чарасы буларак эмоциональ халәтләрне гармонияләштерүгә ярдәм итә, иҗади потенциал офыкларын ачарга һәм ныгытырга мөмкинлек бирә.

Музыка сәнгате - кешелек өчен иң көчле коралларның берсе.

Музыка-искиткеч тәрбияче, һәм аның кыйммәте - шәхеснең әхлакый-эстетик һәм рухи потенциалын тәрбияләү, аның үсешен камилләштерү.

Музыка һәрвакыт игелеккә, матурлыкка җәлеп итүнең иң нәтиҗәле чарасы булып тора.

"Мирас угы" проекты өстендә эшләгәндә, без аны сәламәтлекләре чикләнгән балаларның иҗади үсешенә ярдәм итәрдәй интерактив чаралар белән тулыландырырга тырыштык. Әлеге проект - халкыбызның, ата-бабаларыбыз чорына виртуаль сәяхәт булды, ул үз эченә бик күп кызыклы һәм файдалы чараларны алган. Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән без археологлар, чүлмәкчеләр һәм тукучылар булып карадык. Ә менә проектның йомгаклау өлеше музыка сәнгатенә, халык музыка уен кораллары белән танышуга багышланды. Очрашу барышында тулы бер инструменталь ансамбль барлыкка килде.

"Мирас угы” проекты мөмкинлекләре чикле балаларга үз-үзләренә ышанырга, яңа мавыгулар табарга, яңа ачышлар ясарга белемнәрен арттырырга ярдәм итте, профориентация юнәлешенә дә үз өлешен кертте.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #этноблогергода2022 #этноблогингтайм #путьэтноблогера
sarmanovo.tatarstan.ru

6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Ерак үткәннәрдә калган һөнәрләрнең бүгенге көндә кирәге юк диючеләр бардыр мөгаен.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында җиңүче “Мирас угы” проекты моның киресен дәлилли ала. Чөнки бүгенге көннең барлык уңайлыклары өчен без борынгыларга бурычлы. Нәкъ менә алар йөз еллар, хәтта гасырлар элек үзләренең тапкырлыгына, зирәклекләренә таянып безнең якты киләчәкнең беренче нигез ташларын салганнар. Әлбәттә, беребез дә савыт-саба ясарга кызыл балчык та әвәләми, кичләрен туку станы артында да үткәрми. Ләкин: “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,- дип юкка гына әйтмиләр. Кызарып баеган кояш белән тәмамланган һәр көн нечкә генә элпә булып шул нигезне ныгыта, калынайта, сыйфатландыра. Иртәгесе көннең иртәсе тагын да ышанычлырак һәм нәтиҗәлерәк булуга мөмкинлек бирә.

Шушы катлаулы, ләкин бик мөһим сорауларга җавапларны Сарман гимназиясенең 1 Б сыйныфы укучылары белән җентекләп өйрәндек.

Тарих корабының җилкәннәрен  күтәреп  Идел буе Болгар дәүләте шәһәрләре  буенча сәяхәт иттек. Иң элек Болгар шәһәренең “Ага базар”ындагы сәүдәгәрләр белән таныштык. Бүгенге чордагы кебек кәгазь акча яисә пластик карта да булмаган заманнарда бер-берсе белән ничек исәп-хисап ясаганнарын ачыкладык, акча урынына йөргән кыйммәтле җәнлек тиреләре белән дә таныштык. Балалар, Елантауга менеп, Зилант белән очраштылар, Алабуга, Шайтан каласы  хакындагы риваятьләр, Зөя утрау – шәһәре тарихы белән таныштылар. Сәяхәтнең һәр тукталышында аларны яңа ачышлар каршы алды, тапкырлык, зирәклектә көч сынаштылар, мавыктыргыч, кызыклы уеннар уйнадылар.

Татар халкының милли гореф – гадәтләрен, аның тарихын  киләчәктә тагын да тирәнтен өйрәнерләр дигән теләктә, аларга  “Татар дөньясы” китабын очрашу истәлеге итеп тапшырдык.

 

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #этноблогергода2022 #этноблогингтайм #путьэтноблогера
sarmanovo.tatarstan.ru

Яхшы йорт җиткерер өчен - ныклы нигез булу ихтимал. Татар милләтенең Идел буе Болгары дәүләтеннән үк буыннан буынга күчеп килгән бай мәдәни мирасы, тарихи ядъкәрләре чиксез күп. Шуларга таянып, вакыт узган саен халкыбыз яңа үрләр яулаган, фәнни ачышлар ясап алга таба атлаган.

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә шушындый ныклы нигез кирәк. Безнең “Мирас угы” проекты үз эченә татарның иң асыл сыйфатларын сыйдырган, борынгыларның ныклыгын, зирәклеген, тапкырлыгын чагылдырган һөнәрләрне алган. Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче сабыйлар белән алдагы очрашуларда археология фәне, чүлмәкчелек һөнәре белән танышкан булсак, бу юлы тагын да кызыграк шөгыль әзерләп бардык. “Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән интерактив чара аларга орчык, каба, тәрәшле тарагы, туку станы кебек моңа кадәр күрмәгән, ләкин бик кызыклы әйберләр әзерләгән иде.

Читтән генә карап утыру кемгә кызык булсын ди инде!? Балалар рәхәтләнеп йон яздылар, аннан аны кабага бәйләп,тәрәшле тарагы аша ипләп кенә тартып, җеп җегерләп, орчыкны биетергә дә тырыштылар. Иң сөендергәне беләсезме нәрсәдә иде? “Мин белмим”,- дип, бер генә бала да катнашырга тартынып утырмады. Киресенчә: “Апа, мин дә чыгам, мин дә чыгам”,- дип кулларын югары күтәреп теләк белдерделәр. Һәрберсенә махсус әзерләнгән кечкенә туку станнарын таратып, эшләү рәвешен аңлаттык. Кайберләренең хәтта үзенчәлекле рәсеме дә барлыкка килде.

Аннан иң кызыгы башланды: чын туку станында эшләү! Аеруча саклык, тырышлык белән карадылар алар бу эшкә. Ә инде эшләре барып чыккач, “авыз колакта, ә колак еракта”  дип әйтәләр бит әле, монда да нәкъ шул күренеш иде. Бу сабыйлардагы көч, дәрт һәм сөенеч дәрәҗәсен аңлатып бетергесез булды.

Проектларны гамәлгә ашыру җиңелләрдән түгел, төрле кыенлыкларга дучар буласың, ләкин үз өстеңә йөкләп алган вазифаларны һичшиксез башкарырга кирәк. Шушы эчкерсез сабыйлар янына килгәч, барысы да онытыла, күңелне әйтеп аңлата алмаслык җылы хисләр биләп ала. Саубуллашулар... ярты йөрәк кала шулар янында. “Ә сез безгә икенче килгәндә нәрсә алып киләсез? Тагын кайчан киләсез? “Безгә навсегдага килегез!” дип, кечкенә булсалар да кат-кат рәхмәт әйтеп, озатып калдылар.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #этноблогергода2022 #этноблогингтайм #путьэтноблогера
sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International