ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2022 ел
җомга

22 нче апрель-Бөтендөнья Җир көне.  Бу көн - җиребезнең уртак йортыбыз булуы, аны сакларга кирәклеге турында искәртү көне.

Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Планетабызны саклыйк "дигән темага экологик дәрес үткәрелде. Балалар җир планетасы турында белемнәрен системалаштырдылар. Педагоглар хайваннарга, бөҗәкләргә, үсемлекләргә мәхәббәт тәрбияләргә, җирне сакларга өйрәттеләр. 


sarmanovo.tatarstan.ru

21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында, Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында өмә узды.


sarmanovo.tatarstan.ru

13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының зурлар төркемендә "Һәр сыерчыкка - өй" темасына экологик дәрес үтте. Максат: балаларны күчмә кошларның күптөрлелеге белән таныштыру. Табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның гаять зур әһәмиятен күрсәтү, кошларга мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү.


sarmanovo.tatarstan.ru

11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик аң элементларын формалаштыру һәм экологик культураны үстерү максатыннан Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Табигатьнең дусты бул" дип исемләнгән экологик квест узды. Еш кына кешеләр чүп-чарны үзләре артыннан җыештырмыйлар һәм урманны пычранган килеш калдыралар. Балалар моның бик начар булуын һәм урманны чистартырга тәкъдим итүләрен әйттеләр. Балалар  экологик станцияләрдә төрле биремнәр үтәделәр. Һәрбер үтәлгән биремнән соң урман чистарып барды. Квестның барлык катнашучылары да бәхетле балачак турында  җырлар җырладылар һәм язның җылысына һәм килүенә сөенделәр!


sarmanovo.tatarstan.ru

Татарстан Республикасында  торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында өмә узды.


sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International