ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

СПОРТЧЫЛАРЫБЫЗНЫҢ ЯҢА КАЗАНЫШЛАРЫ! 
Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә, шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрлыгының 2026 елның 14 апрелендәге 48/н номерлы боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчысы Идрисов Ниязга бадминтон буенча «беренче спорт разряды»бирелде. Тренер-укытучы Зарипова Гөлнара Хәмит кызы.
Тренерны һәм спортчыны котлыйбыз! Уңышлар, искиткеч нәтиҗәләр һәм зур җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

13
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

 Шахмат буенча Татарстан Республикасы команда чемпионаты Яр Чаллы шәһәрендә 2026 елның 10 апреленнән 12 апреленә кадәр узды.
Стартка Татарстанның 15 шәһәр һәм районыннан 24 ир-ат һәм 15 хатын-кыз командасы чыкты.
Нәтиҗә:
- Ирләр командасы 5 нче урынны алды.
-1 нче хатын-кызлар командасы 4 нче урынны алды.
-2 нче хатын-кызлар командасы 5 нче урынны алды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

  Пятигорскта нардлар буенча балалар - яшүсмерләр турнирының рәсми ярышлары тәмамланды. Безнең спортсменнар өчен бу быел Бөтенроссия турнирына икенче тапкыр чыгу булды һәм без бу чыгышның Суздальдагыга караганда да уңышлырак булуына сөенәбез!

Уртак копилкада безнең 4 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медале бар!

Мөхәммәтова Сафия-бронза медаль озын һәм көмеш  медаль кыска блицларда.
Кәримуллина Сафия - алтын медаль озын, көмеш медаль озын-блиц, 
Кәримуллина Камилла - алтын  медаль кыска-блиц.
Камалдинов Айдар - бронза медаль озын, көмеш  медаль кыска-блиц .
Фазылов Илназ-алтын медаль озын-блиц, алтын медаль кыска-блиц, бронза медаль кыскаларында!
Галимуллин Данияр - көмеш медаль озын блицларда. 

Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

12нче апрель көнне өстәл теннисы бүлегендә космонавтика көнен билгеләп үттеләр. 22 команда 2 лигада катнашты. 1 лигада Динара Исмаилова һәм Камил Вилданов (Гасыр) дуэты җиңү яулады. Икенче урында Илсаф Латыйпов-Раян Йосыпов (Тибхар), өченче урында Владимир Богданов-Нияз Шаманов. 2 лигада СМЭШ (Петров-Сираҗиев) командасы җиңү яулады. Икенче һәм өченче урында «Гасыр» һәм "Батерфляй" командалары.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

2026 елның 11 - 12 апрелендә Казанда Татарстан Республикасының 2026 елгы бадминтон өметләренең 2 туры узды. Ярышларга безнең республикадан 2014 елда туган һәм аннан кечерәк 223 спортчы җыелды, алар алдан Республика зоналары буенча сайлап алу этапларын узды. 2 көн эчендә 784 матч уйналды.
 Безнең спорт мәктәбеннән 18 спортчы катнашты.
2 тур призерлары һәм чемпионнары:
2014-2015 еллар:
3 урын-Борһанов Данияр 
2 урын-Борһанов Данияр - Пулатов Аяз (Балык Бистәсе)
3 урын-Хәбибуллина Наргиза-Ложеницына Эмилия (Казан)

2016 елгы һәм кече
1 урын - Сафин Зиннәтулла-Хуҗин Илдан 
2 урын - Сафин Зиннәтулла 
2 урын - Сафин Зиннәтулла-Габделхаева Мәрьям 
3 урын-Хуҗин Илдан-Сәлахова Мәрьям (Яр Чаллы).
 Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

11нче апрельдә өстәл теннисы буенча  Кукмара районы башлыгы Ачык Кубогының 1нче этабы тәмамланды. Ир-атлар арасында финалда Сабалылар Әлфис Вәлиуллин һәм Илсаф Латыйпов очрашты, Илсаф 3-1 исәбе белән җиңеп пьедесталның 1 баскычына күтәрелде. Хатын-кызлар арасында, барлык көндәшләрне җиңеп, безнең Динара Исмаилова беренче!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

 2026 елның 7 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында "Саба-Арена" спорт мәктәбе хезмәткәрләре  һәм спортсменнары физик зарядка үткәрделәр. Актив күнегүләр беркемне дә битараф калдырмады: елмаюлы йөзләреннән көннең нәкъ менә нәтиҗәле эш көне һәм үзен яхшы хис итү өчен кирәк икәне күренеп тора иде. Чара актив тормыш рәвеше алып баруның һәм үз сәламәтлегең турында кайгыртуның мөһимлеген искәртеп торды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

6
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

5 апрельдә «Саба-Арена» спорт комплексында "Халыкара өстәл теннисы көне" билгеләп үтелде. Ир-атлар арасында ялгыз разрядта Раил Галиәкбәров һәм Алмаз Гарипов пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. Икенче-Илсаф Латыйпов. Камил Вилданов җиңүче булды. Хатын-кызлар разрядында өченче урынны  Анастасия Ануфриева һәм Камилә Әхмәтова алды. Икенче урын- Иделия Сафинада.Турнирның җиңүчесе Зилә Хәбибрахманова булды. Җиңүчеләргә һәм призерларга «Саба-Арена» спорт мәктәбеннән тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм  татлы призлар бирелде.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

  2026 нчы елның 4нче апрелендә Саба- Арена  спорт мәктәбендә , "Урожай" ДСОның 90 еллыгына багышланган ,Татарстан Республикасы "Сәламәтлек" XXIII авыл Спартакиадасы кысаларында авыл командалары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы команда Чемпионаты узды.
Турнир нәтиҗәләре:
1 нче урын: Биектау районы командасы (Минҗанов Ленар, Камалиева Гүзәл)
2 нче урын: Зеленодольск районы командасы (Михаил Пигасов, Светлана Дубровина).
3 нче урын: Балтач районы командасы
(Нәбиев Рифкать, Габделганиева Чулпан)
Призерларны котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

2026 елның 4 апрелендә "Саба-Арена" спорт мәктәбендә Татарстан Республикасы "Сәламәтлек" XXIII авыл Спартакиадасы кысаларында авыл командалары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Чемпионатта Татарстан Республикасының 11 районыннан 40 спортчы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре: 
1нче урын-Мөслим районы;
2нче урын-Әлки районы;
3нче урын-Саба районы.
Ярышларда катнашучыларны котлыйбыз! 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International