13 нче ноябрьдә «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбендә бадминтон буенча традицион якшәмбе турниры узды.
Ни өчен балалар тренировкаларны ташлыйлар❓
Дөньяда даими бернәрсә дә юк. Баланың тренировкаларга бару теләге дә искәрмә түгел😔
Әлбәттә, без яшь спортчыларда тотрыклы, максатчан һәм һәрвакыт булачак чемпионнарны күрергә телибез, ләкин бу бары тик безнең теләкләр генә. Чынлыкта, балаларга бик күп тискәре факторлар белән эш итәргә туры килә, аларның тупланган критик массасы хәтта иң талантлы спортчының да ишекне ябып китүенә китерергә мөмкин.
11 нче ноябрь көнне "САБА-АРЕНА" мәктәбендә 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында фехтование буенча "САБА-АРЕНА" кубогы булды.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Хәнәфиева Гөлсинә
2 урын-Вәлиәхмәтова Гөлназ
3 урын-Шакирова Язгөл, Касыймова Зарина.
Спортчыларны һәм тренерларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!!
8-12 ноябрь көннәрендә Казанда өстәл теннисы буенча 2008 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар арасында ТР беренчелеге уза.
Команда зачетында 17 егетләр командасы һәм 13 кызлар командасы катнашты .
Саба районы командасы Фәйзетдинова Сафира, Вәлиева Зилә, Батыршина Динә һәм Хәбибрахманова Зилә составында 3 нче урынны яуладылар.
7 ноябрьдә команда ярышлары тәмамланды.Безнең кызлар, финалда Архангельск өлкәсеннән калышып, көмеш медальләргә ия булдылар, һәм шуның белән безнең егетләр һәм кызлардан торган Татарстан Республикасы командасы гомумкоманда разрядында бронза медальләргә ия булдылар.
3-5 ноябрьдә Еатеринбург шәһәрендә «Клинки Евразии» фехтование буенча бөтенроссия турниры узды. Безнең мәктәп спортчылары Фазлыева Амалия һәм Абдуллин Булат 3 урынны яуладылар - тренер Ильясов Радик Мөдәрис улы . Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
04.11.22 Әлмәт шәһәрендә "Әлмәт-Опен" бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр турниры тәмамланды. Анда Татарстан Республикасы, Башкортстан һәм Чуашстанның иң көчле яшь бадминтончылары катнашты.
3-5 ноябрьдә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча "Татарстан өметләре" ачык турниры узды. Турнирда Россиянең 19 төбәге катнашты. Котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа уңышлар, уңышлар һәм җиңүләр телибез!!
4-8 ноябрьдә Чабаксар шәһәрендә өстәл теннисы буенча Россия беренчелеге уза. Шәхси зачетта: Фәйзетдинова Сафира (9 класс) -алтын, Шәйдуллина Элина (8 класс) -көмеш, Чумакова Мария (8 класс)- бронза, Имамиева Рияна (1-5 класс)- көмеш, Гороховатченко Галина (7 класс)- көмеш,Сапаров Руслан (9 класс)- көмеш. Безнең спортчыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм команда ярышларында уңышлар телибез.
27-30 октябрь көннәрендә Брянск шәһәрендә 1-5 сыйныф ПОДА арасында өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Раил Галиәкбәров шәхси разрядта 2, команда разрядында (Краснодар спортчысы белән ) 1нче урын алды. Раилне уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз, алга таба уңышлар!Горурланабыз һәм ышанабыз!