26-29 сентябрь көннәрендә "Саба Арена" да бадминтон буенча Саба районының шәхси-команда чемпионаты узды. 18 яшьтән узган барлык бадминтон сөючеләр дә катнаштылар. Чемпионат шәхси һәм команда разрядларында узды.
26-29 сентябрь көннәрендә «Саба-Арена» да бадминтон буенча Саба районы шәхси-команда чемпионаты уза.
18 яшьтән узган барлык бадминтон яратучылар катнаша. 27 сентябрьдә шәхси ярышлар төгәлләнде. Ә 28 нче сентябрь чәршәмбе көнне команда очрашулары башланачак. «Саба-Арена» да бадминтон сөючеләрне 18.00 сәгатьтә көтеп калабыз.
24нче сентябрьдән 27нче сентябрьгә кадәр «САБА-АРЕНА»да сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Бөтенроссия "Татарстан Кубогы " ярышлары узды. Ярышларда РФнең 12 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 5 муниципаль районыннан 70тән артык спортчы катнашты.
24-25 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси чемпионаты узды. Саба районы вәкилләре елның йомгаклау турнирында лаеклы чыгыш ясадылар. Парлы разрядта 1 урынны Галиәхмәтова Регина алды. Ялгыз һәм парлы разрядларда 3 урынны Хәйриев Ильяс яулады. Пьедесталдан бер адымда безнең ике спортчыбыз Хаҗиев Исмал һәм Миңнегалиев Илшат тукталды, алар парлы разрядта 5 урынны яуладылар. Спортчыларны Татарстан Республикасы Чемпионатында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!!!
24-27 сентябрь көннәрендә Байлар Сабасы ш.т. б. «САБА-АРЕНА" сында акыл үсешендә тайпылышлары булган, терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән һәм ИК-2 класслы затлар арасында өстәл теннисы буенча "Татарстан Кубогы" Бөтенроссия ярышлары уза. Ярышларда РФнең 12 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 5 муниципаль районыннан 70тән артык спортчы катнаша.
Бүген "Саба Арена" да традицион Саба якшәмбе турниры узды. Анда Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Кукмара, Арча һәм Саба районнарыннан килгән 44 яшь бадминтончылар катнашты.
Җиңүчеләр дипломнар алды, ә катнашучылар барысы да Түбән Кама командасы биргән татлы призлар алды.
23-25 сентябрь көннәрендә Казан бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уза. Бүген команда ярышлары төгәлләнде, анда Саба муниципаль районы командасы Казан шәһәренең бердәнбер лидерына гына оттырып, 2 нче урынны алды. Безнең команда составында Галиәхмәтова Регина, Волкова Татьяна, Каюмова Адилә, Миңнегалиев Илшат, Харисов Ильяс һәм Хаҗиев Исмал чыгыш ясадылар. Районыбыз спортчыларын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
"САБА-АРЕНА" да өстәл теннисында тәрбияләнүчеләр арасында контроль - күчерү нормативларын тапшыру дәвам итә. Укучыларның спорт әзерлеге яхшы дәрәҗәдә. Өстәл теннисы секциясенең күпчелек спортчылары спорт нормасын нәкъ менә бик яхшы итеп тапшырырга омтылды. Нигездә, ТСС-3 группасының барлык спортчылары өстәл теннисы буенча нормативларын бик яхшы һәм яхшы билгеләренә үтәделәр, тренер Исмаилов Хайём Фәрхад улы. Йөгерү, озынлыкка сикерү, сикергечтә сикерү һәм өстәл теннисы өчен тупны ыргыту буенча "ярышлар" артта калды. Алда яраткан күнегүләр һәм ярышлар!
"САБА-АРЕНА" да бадминтон төре буенча программада каралган контроль-күчерү нормативларын тапшыру бара. Бадминтон бүлеге, тренерлары Волков Дмитрий Леонидович, Зарипова Гөлнара Хәмит кызы, Бакирова Ильзия Ильфат кызы, Миңнегалиев Илшат Тәлгать улы, гомумфизик әзерлек буенча тестлар үткәрәләр.
"САБА-АРЕНА" да фехтование бүлегендә тәрбияләнүчеләр контроль - күчерү нормативларын тапшыралар. Укучыларга түбәндәге нормативларны тапшыру мөмкинлеге бирелде: 100м га йөгерү, урыннан сикерү, отжимание ясау, 10 минутка йөгерү, пресс ясау, сикергечтә сикерү. Секциясенең НП 3нче төркеме спортсменнары, тренеры Ильясов Радик Мөдәрис улы, фехтование нормативларын тулысынча тапшырдылар.