ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

21 октябрьдә Мәскәүдә «Россия бүген» Халыкара мультимедиа матбугат үзәге сәхнәсендә «Россия спортының Циффрлы трансформациясе-2022» II Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде.Т

«Россия спортын Цифрлы трансформацияләү-2022» II Бөтенроссия конкурсы номинацияләренең призерлары- «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе, ТР Хоккей федерациясе.

Финал этабында «Иң яхшы тренер» номинациясендә «САБА-АРЕНА" спорт мәктәбе тренеры Еатерина Ищенко һәм Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы 3 нче спорт мәктәбе тренеры Дмитрий Кондратьев катнашты.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА Минем спорт
saby.tatarstan.ru

17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 14-15 октябрь көннәрендә Баулы шәһәрендә 2013 елда һәм аннан яшьрәк балалар арасында шахмат буенча XXVIII традицион региональ "Өмет кубогы-2022" турниры узды. Безнең команда: "САБА-АРЕНА" да шулай ук бу турнирда актив катнашты. Безнең күпчелек спортчылар өчен бу турнир иң беренче сәяхәт булды. Турнирда ТР һәм БР 100дән артык яшь шахматчы катнашты. Турнир иң югары дәрәҗәдә узды!
Турнирны оештыручыларның һәм ярышларның баш судьясы - Коротаев Николай Николаевичның һөнәри осталыгы һәм кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерәбез. Барлык җиңүчеләрне һәм катнашучыларны күчмә ярышларда уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ БУЕНЧА ФНТР КОМАНДА ЧЕМПИОНАТЫ

1 төркем югары лига « С» хатын-кызлар командасы

2 төркем югары лига «Е» ирләр командасы

2022 елның 20-23 октябрендә Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча ФНТР команда чемпионаты  узачак.

Тэги: САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар
saby.tatarstan.ru

16 октябрь көнне «САБА-АРЕНА " да РФ санитария хезмәте һәм Р.С. Фатыйхов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча ачык турнир узды. Турнирга Сирия, Кукмара, Арча, Теләче, Балык Бистәсе, Саба муниципаль районнарыннан, Самара өлкәсеннән 80нән артык спортчы килде. Котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

16
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

2022 елның 14-16 октябрендә "САБА-АРЕНА" базасында Татарстан Республикасының XIX авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында өстәл теннисы буенча "Сәламәтлек " Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Гомуми команда зачетында Саба районы командасы 1 урынны, 2 урынны - Әлмәт районы, 3 урынны-Питрәч районы алды. Спортчыларга һәм тренерларга уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

11  октябрь көнне «САБА-АРЕНА»  да "Паралимпиячеләрнең җәйге уеннары. "Без бергә. Спорт." халыкара комплекслы спорт ярышларының терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар, акыл сәләтенә зыян килгән затлар спорты буенча (дисциплина - өстәл теннисы) җиңүчеләр һәм призерларның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм "Саба дулкыннары" телевидениесе вәкилләре белән очрашуы булып узды. Сезгә ныклы саулык, бехетле озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Сезгә уңышлар, ныклык һәм түземлек. Якыннарыбызның ярдәме һәм аларның мәхәббәте һәрчак көч өстәсен!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

12 нче октябрь көнне «САБА-АРЕНА " да 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында фехтование буенча Саба районы Кубогы булды. Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Камолов Камол;
2 урын- Хәлиуллин Рәзил; 3 урын- Котдусов Шамил, Ибәтуллин Инсаф. Спортчыларны һәм тренерларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

9 октябрь көнне "САБА-АРЕНА" да "Татарстан Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте призларына ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча республика ярышлары узды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

9
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

Минем спорт. Тренерларга ярдәмгә.

Тэги: САБА-АРЕНА Минем спорт
saby.tatarstan.ru

2022 елның 8 октябрендә "Саба Арена" базасында Татарстан Республикасы Бадминтон өметләренең 3 нче этабына бадминтон буенча сайлап алу ярышлары узды. 22-23 октябрьдә Казан шәһәрендә барлык спортчыларга һәм тренерларга лаеклы чыгышлар , ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International