Ф.Әхмәдиев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе рәсем сәнгате бүлеге шәкертләре укытучы Ф.Х.Якупова белән бергә "Алтын яшь" медальләрен әзерләделәр. Иҗади бүләкләрен укучылар 3 октябрь көнне Балык Бистәсе урамнарында тапшырачаклар.
19 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Ф. Әхмәдиев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбендә "Сәнгать һәм һөнәрчелек остаханәсе" күргәзмәсе эшли. Халык традицияләрен үз эченә алган сәнгать һәм һөнәрчелекне өйрәнү (милли костюмнар һәм киемнәр, дөнья курчаклары) балаларның шәхси үсешенең иң мөһим чарасы булып тора, аларны милли һәм дөнья мәдәнияте байлыгы белән таныштыра.