Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә җитәкчесе А.З.Зарипов катнашында специалистлар hәм эшчеләр белән җыелыш уздырылды.
Җыелышның төп темалары:
-хезмәтне яклау hәм техника куркынычсызлыгы, электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү.
-җәмгыяттә эшләүче hәрбер хезмәткәрнең хезмәт куркынычсызлыгын, электр куркынычсызлыгын кисәтү hәм тәэмин итү.
Саба районында 2019 елга капиталь ремонт буенча максатчан программа объектларын үтәү бара, анда сыер абзарларын капиталь ремонтлау (100,200 баш), машина-трактор паркларын капиталь ремонтлау, силос-сенаж траншеяларын төзү, ашлык чистарту комплексларын, ашлык саклау урыннарын һәм ябык ындыр табакларын капиталь ремонтлау керә.
"Игенче" җәмгыяте хезмәткәрләре "Чиста яр" акциясендә катнаштылар.
Саба районы хуҗалыкларында көзге культураларны чәчүгә туфрак әзерләү бара.
2019 елның 18 июлендә «Шытсу АХП " ҖЧҖ ындыр табагында «2019 елгы урып – җыю эшләренә әзерлек, терлек азыгы әзерләүне дәвам итү, туфракны көзге чәчүгә әзерләү»темасына семинар-киңәшмә узды.
2019 елның 18 июлендә районның агросәнәгать комплексын оешмалары арасында ашлык җыю комбайннары, транспорт чаралары, ындыр табагы җиһазлары һәм ашлык киптерү агрегатлары паркының 2019 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеге буенча смотр-конкурс узды.Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча инспекторы һәм "Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесе вәкиле составындагы Комиссия район хуҗалыкларында 50 баллы шкала буенча ашлык җыю комбайннары паркының, транспорт чараларының һәм ындыр табак җиһазларының әзерлек дәрәҗәсен бәяләделәр.
18 июль көнне ЖЧ “Игенче” җәмгыятендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы, Саба авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында, хуҗалыкның урып –җыюда катнашачак техникаларның әзерлеге буенча тикшеру –конкурс узды. Барлыгы 30 берәмлек техника катнашты.
13 июль көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының "Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында терлекчеләрнең традицион слеты узды, анда 2019 елның беренче ярты еллыгы эшенә йомгак ясалды.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин, шулай ук терлекчелек тармагы алдынгылары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, АПК ветераннары катнашты.
Чараның тантаналы өлешендә министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясадылар. Алар терлекчеләрнең хезмәтен югары бәяләделәр һәм яхшы күрсәткечләр, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Районның 2019 елның 1 яртыеллыгында терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясап, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин чыгыш ясады.
Шуннан соң хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары, ә җитештерү алдынгыларына акчалата премияләр тапшырылды.
2019 елның 1 нче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча өч алдынгы хуҗалыкка дипломнар тапшырылды:
"Курсабаш» ҖЧҖ (җитәкчесе Ирек Җиһаншин);
"Юлбат АХП" ҖЧҖ (җитәкчесе Айнур Садыйков);
"Шытсу АХП" ҖЧҖ (җитәкчесе Флорид Гайнуллин).
Чара Әнвәр Нургалиевның иҗат төркеменең концерт номерлары белән үрелеп барды, спорт уеннары һәм конкурслар оештырылды.
10 июль көнне «Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе» АҖ матди-техник базасының 2019 елгы ашлык кабул итүгә әзерлеге тикшерелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле-комиссия рәисе Рәхимуллин Ф. Н. составында комиссия бина һәм корылмалар, территория һәм технологик җиһазларның торышы, шулай ук куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар булу-булмавын, предприятиенең 2019 ел уңышын әзерләүгә әзерлеген билгеләү максатында тикшерү уздырылды.
«Юлбат» җәмгыяте Туктар сөтчелек фермасы территорияләрен яшелләндерү.