2019 елның 31 маенда азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2019 елгы сезонга әзерлеге буенча районның агросәнәгать комплексын оештыру арасында смотр-конкурс узды.
31 май көнне Ж.Ч. "Игенче" җәмгыятендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Саба авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе белгечләре катнашында, хуҗалыкның азык хәзерләү техникаларының төзеклелеге һәм азык саклау урыннарының хәзерлеге буенча тикшерү-конкурс узды. Барлыгы 20 берәмлек техника катнашты.
2019 елның 28 маенда Эзмә авылының «Игенче» ҖЧҖ машина-трактор паркында «2019 елда чәчүлекләрне карау һәм терлек азыгы әзерләү эшләренә әзерлек " темасына семинар – киңәшмә узды.
Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы агрономнары өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү турында таныклык алды.
24 майда ҖЧ "Игенче" җәмгыятендә, шушы җәмгыятнең төрле тармагында эшләп ялга чыккан Иләбәр, Эзмә, Өтернәс, Пүкәл , Тубән Утар авыллырында яшәүче өлкәннәрне чакырып ифтар ашы уздырылды.
"Игенче" җәмгыятендә басуларны чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән эшкәртү бара.
Саба районы хуҗалыкларында бәрәңге утыртуга керештеләр. Беренчеләрдән булып «Саба» җәмгыятенең Мичән һәм Сатыш бүлекчәсе эшли башлады. Бүгенге көндә 120 га бәрәңге утыртылган, бу планнарның 60% ын тәшкил итә.
Район хуҗалыкларында кукуруз чәчү бара. Бүгенге көнгә 3500 га мәйданда чәчү эшләре башкарылган.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршындагы 2019 елгы чәчү эшләренең сыйфаты комиссиясе район хуҗалыкларында булып кайтты.
12 май көнне Йосыф-Алан мәдәният йортында, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә, 2019 елның 4 аенда терлекчелек эше йомгаклары һәм язгы кыр эшләренең барышы турында семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, орлык инспекциясе җитәкчесе һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.