2020 елның 24 нче декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатында “Тылсымлы Яңа ел бәйрәме” исемле балалар утреннигы үткәрелде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларга врач күрсәтмәсе нигезендә эрбет мичкәсе ярдәмендә дәвалау курслары үткәрелә.
Югары Утар балалар йортында яңа ел алдыннан янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү максатыннан , ТРның янгын куркынычсызлыгы буенча Саба отрядының Шәмәрдән посты начальнигы Р.Р. Кәримуллин булып китте.
2020 елның 8 нче декабрьндә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлыева Л.Х. “Теләк агачы“ дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрде
2020нче елның 3нче декабрендә Югары-Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр катнашында «Батырларга мәңгелек хәтер» акциясендә катнаштылар. Бөек Ватан сугышында Курсабаш авыл җирлегенең һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды, шулай ук Курсабаш коррекция мәктәбе укытучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары белән даими рәвештә дәресләр уздыралар. Мондый балаларга әйләнә-тирәлекнең төрлелеген күрергә, ишетергә, тоярга, өлкәннәр дөньясына керергә, аларга үзара ярдәм итәргә, үз-үзеңне үстерергә һәм шул ук вакытта үз сәламәтлегеңне кайгыртырга ярдәм итәргә булышалар.
Балаларның гармонияле үсешенең мәҗбүри шартларыннан берсе-сәламәт яшәү рәвешен булдыру. Моның өчен хәрәкәтчән уеннар, сулыш гимнастикасы, ирекле пластика элементлары кулланылды. Хәрәкәт һәм уен-балалар тормышының мөһим компонентлары. Хәрәкәт һәм бию балага башка балалар белән дуслашырга ярдәм итә, психотерапевтик эффект бирә, балалар иҗатын үстерә. Балалар тугәрәктә бик яратып шөгыльләнәләр.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре “Альпари” ярдәм фонды белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр өчен Казан шәһәренә «Йөрәкләрне тоташтырып» дигән хәйрия чарасына баруны оештырдылар. Балалар “Мәскәү” мәдәни үзәгендә булдылар. Алар өчен аниматорлар катнашында концерт һәм хәрәкәтле уеннар оештырылды.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе белән берлектә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы гаиләләргә автоном янгын белдерүче кисәткечләр куелды, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Автоном янгын белдерү кисәткечләре Саба муниципаль районының “ФРГ “ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте спонсоры тарафыннан тәкъдим ителде.
2019 елның 11 июлендә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге белгечләре Нурмиева Розалия Котдус кызы һәм Таҗниева Рузалия Гайфулла кызы белән берлектә, өлкәннәребез өчен Тимершык авыл җирлегенә сәяхәт оештырдылар. Өлкәннәр Тимершык авылының табигате белән таныштылар , Изге чишмәдә булдылар.
Туризм өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сәламәтләндерүгә зур йогынты ясый, психосоматик авыруларны профилактикалауга, физик форманы һәм сәламәтлекне саклауга, кызыклы кешеләр белән аралашуга ярдәм итә.
Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, өлкәннәр экскурсиядән бик канәгать булдылар, киләчәктә шушындый чараларны кабатларга теләк белдерделәр.
Истәлеккә калырлык итеп фотосүрәткә төштеләр.