ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы илебез тарихында төзәлмәс яра. Ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә. Безнең бурыч — Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен һәм батырлыкларын истә калдыру, мәңгеләштерү.   «Стена памяти» акциясе шушы бурычны үтәүдә мөһим урын алып тора. Әлеге акция Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда ел саен үткәрелә. Музей хезмәткәрләре районыбыз халкына һәм кунакларына егерменче гасырның иң куркыныч вакыйгаларының берсе булган — Бөек Ватан сугышында якташларыбызның Җиңүгә керткән өлеше турында сөйлиләр.


sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International