2024 елда "Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез" фестиваленә катнашу өчен Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан гаризалар кабул ителә башланды. Конкурс муниципаль, зона һәм республика этапларында узачак. Фестивальдә берничә буын вәкилләреннән берләштерелгән гаилә-туганлык төркеме нинди милләттән, диннән булуына карамастан, яшәү урынына бәйсез рәвештә катнаша ала.
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
30 нчы январь көнне муниципаль архив җитәкчесе Рүзилә Ильясова бүгенге көндә Түнтәр авылында яшәүче районыбызның иң өлкән кешесе Зарипова Әминә апада булып, аның күпләргә үрнәк тормыш юлын, гаилә тарихын видеоязмага яздырып кайтты.