Агымдагы елда Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитетының архив бүлеге Балтач районы башкарма комитетының мәдәният бүлегенең, Нөнәгәр, Шубан, Карадуган, Борбаш, Кече Лызи авыл җирлекләренең 2020 елга кадәр даими саклау документларын кабул итте.
Гражданнарның шәхси архив документлары аларның шәхси тормышы аша дөньяда барган күп кенә вакыйгаларны һәм фактларны күрергә мөмкинлек бирә торган кыйммәтле тарихи чыганак булып тора. Шәхси архивлар аркылы тарихта профессиональ, иҗтимагый, иҗади яки үзләрен башка мөнәсәбәттә актив күрсәткән кешеләр турында истәлек саклана.