ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2023 ел
сишәмбе

22 августта илебез тантаналы дата – «Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне»н билгеләп үтә. Шул бәйрәм уңаеннан, 22 август көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Балтач» паркында «Под флагом мирного детства»мастер-класс үткәрделәр. Иҗади мастер-класста паркта ял итүчеләр үз куллары белән бәйрәмгә оригиналь бүләкләр һәм сувенирлар ясадылар. Дәрес алдыннан Россия символлары, флаг төсләренең мәгънәсе турында әңгәмә үткәрелде.


baltasi.tatarstan.ru

17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Пиратлар-иң яраткан балалар геройларының берсе. 17 август көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре пират костюмнарын киеп, «Пират маҗаралары» дип аталган уенлы программасы белән Балтач бистәсенең 5 нче  номер балалар бакчасында тәрбияләнүчеләренә кунакка килделәр. Билли исемле пират белән бергә балалар мавыктыргыч сәяхәткә “чумдылар”. Уен программасының максаты - бик күптән яшерелгән хәзинәне табу.


baltasi.tatarstan.ru

14
август, 2023 ел
дүшәмбе

Балтач районыннан "Әдәби марафон” проекты китап укучылары Апас ройонында узган Әдәби сабантуйда катнаштылар. Яшь китап укучы, нәфис сүз остасы Хәбибрахманова Нәргизә “Әдәби көрәш”тә көч сынашып 2 нче урын яулады.


baltasi.tatarstan.ru

10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

9 август көнне Балтачның "Набережная" паркында "Аукцион знаний" квест-уены күңелле, җанлы һәм дәртле узды. Уенда катнашучы яшьләр зирәклек, акыл һәм фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр. Ике команданың кызыклы маҗаралары берничә этаптан торды: «Зарядка для ума», «Это элементарно», «Ребусы». Чара күңелле, җиңел атмосферада узды, анда һәркем үзен күрсәтә алды.


baltasi.tatarstan.ru

31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

«Набережная» ял паркында Балтач зурлар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ял итүчеләр өчен "БиблиоIQ" чарасын үткәрделәр. Чарада катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр, кызыклы эстафеталар аларның кәефен күтәрде. "Китап биатлоны", "Әдәби дуэль", "Әдәби ориентирлашу" конкурсларында балалар әдәби эрудициядә ярыштылар.


baltasi.tatarstan.ru

28 июль көнне “Набережная “ ял паркында Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Әйдә Шушма буена, җыр-биюле уенга!” дип аталган  фольклор-уенлы кичә оештырдылар. Паркта ял итүче балалар ел саен үткәрелә торган ”Культурная суббота. Игры народов России” акциясенә кушылдылар.


baltasi.tatarstan.ru

20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Милли бизәкләр... Сөлге-тастымалларда,  кулъяулыкларда, мендәр тышларында, пәрдә-кашагаларда, киемнәрдә... Гаҗәеп матур, салават күпере төсләре кебек күз камаштырырлык, соклангыч алар. Карыйсың да, матур гына түгел, аларга тирән мәгънә салынганын аңлыйсың, халкыбызның гасырлар буе туплаган тормыш тәҗрибәсен, акылын, фикерен сеңдергәнен тоясың.


baltasi.tatarstan.ru

29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

29 июнь көнне  «Маша и Медведь» мультфильмы герое - Маша балаларны «Борын-борын заманда» яши бирә һаман да...» дип аталган әкиятле сәфәргә дәште.


baltasi.tatarstan.ru

27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

26 майдан 26 июньгә кадәр наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча Бөтенроссия айлыгы уза. Айлыкның төп бурычлары: наркомания проблемаларына игътибар җәлеп итү. Наркотиклар куллануның тискәре нәтиҗәләре һәм аларның законсыз әйләнешендә катнашу өчен җаваплылык турында балигъ булмаганнарның хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү. Балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү.


baltasi.tatarstan.ru

23
июнь, 2023 ел
җомга

22 июнь - Россиядә Хәтер көне. Бу көнне без Бөек Ватан сугышында һәлак булган, фашист лагерьларында җәфаланган, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгән барлык кешеләр турында кайгырабыз.


baltasi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International