25 нче сентябрь көнне "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре балалар өчен "Яшьләр арасында экстремизмга каршы профилактика" темасына әңгәмә үткәрделәр.
Татарстан Республикасы районнарында волонтерлык, ирекле ярдәм итү эшчәнлеген үстерү максатында үткәрелгән, "Добрый край- Игелек җире" 2024 Республика конкурсында "Яшьлек" яшьләр үзәге җиңү яулаган иде.
20-22 сенябрь көннәрендә, Буа шәһәрендә, авыл районнары арасында мини- футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының зона уеннары үтте.
Бүген Шәмәрдәннең 250 дән артык кешесе "Милләтләр кроссы - 2024", "Татарстан кроссы - 2024" бөтенроссия йөгерешләрендә катнашты.
20 нче сентябрь көнне "Яшьлек" яшьләр үзәге базасында "Игелекле Саба" игелек үзәге ачылды.
19 нчы сентябрь көнне Казан шәһәрендә "Яшьлек"яшьләр үзәге тренерлары Валиев Илназ һәм Хөснутдинов Ильназ "Формаль булмаган белем бирү тренеры" курслары буенча укуда булдылар.
17-19 сентябрь көннәрендә "Идел" Яшьләр үзәгендә "Омтылыш: карьера турында" дигән инклюзив сессия узды.
19 нчы сентябрь көнне Буа шәһәрендә "Авылның яшь гаиләләре" дигән исем астында семинар үтте.
Саба муниципаль районының "Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп- интернаты" яшь укытучылары Мирзагаләмова Диләрә һәм Сәүбанова Рамиля, бүген Балтач районында, урта һәм урта һөнәри белем бирү учрежденияләре педагоглары өчен оештырылган түгәрәк өстәлдә катнаштылар.
17 нче сентябрь көнне, Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлитов, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шафигуллин, Мамадыш шәһәрендә узган "Авыл туризмы"аграр яшьләр берләшмәсе зона чарасында катнаштылар.