Кадерле өлкәннәребез! Сезне көзге якты бәйрәм - Халыкара Өлкәннәр көне белән ихластан котлыйм һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. Өлкән буын кешеләре зирәклек чыганагы, ә әлеге истәлекле көн заманнар һәм буыннар бәйләнешен гәүдәләндерә. Бүгенге яшь буын өчен Сез – кыйммәтле байлыкка тиң тормыш тәҗрибәсенә ия Затлар.
1 сентябрь – һәркемгә үзенчә якын булган бәйрәм. Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ул дуслар һәм яраткан укытучылар белән очрашу, кызыклы ачышлар һәм тәэсирләр белән тулы, ә өлкәннәр өчен бәхетле балачак һәм яшьлек еллары, сабакташлар турында иң җылы хатирәләр белән бәйле.
Бу бәйрәм безгә республиканың бай һәм данлыклы мирасын искә алу өчен менә дигән мөмкинлек бирә.
Бүген район башлыгы Нотфуллин Р.Р. рәислегендә Балтач район Советының XXXIX утырышы узды.
Татарстан Республикасы Балтач район Советы Президиумы утырышы узды.
Дөнья икътисадының тотрыксыз булган мәлләрендә дә төзелеш индустриясен күтәрү, респуб-лика һәм федераль программаларны уңышлы тормышка ашырып, район үзәгендә һәм авылларда социаль объектлар, юллар, күперләр, торак йортлар төзү дәвам итә.
Сезне ихлас күңелдән табигатьнең иң гүзәл вакытында билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәм. Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды, ул - кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне, ихластан, Ислам диненең иң олы изге бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете белән котлыйм! Әлеге бәйрәм тормыш-яшәештә матди байлыклардан бигрәк, рухи кыйммәтләр - якыннарыбызның, туганнарыбызның игътибары, бердәмлеге,саулык-сәламәтлегебез, хәерле гомерләребез өстенлекле булуын искәртә, тынычлык һәм кайгыртучанлык кебек сыйфатларны чагылдыра.
Хөрмәтле Балтачыбыз халкы! Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм!
Хөрмәтле балтачлылар һәм районыбыз кунаклары!
Милли бәйрәмебез «Сабантуй» белән ихлас күңелдән котлыйм!