«Сарман» кинотеатрында «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен Гаилә елы кысаларында «Байгал» исемле нәфис фильм күрсәтелде.
Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе яны лагерына йөрүче балалар өчен "Батырлар эзеннән" интерактив чара үткәрелде.
Ә без Сарман гимназиясенең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен күңелле каникул оештыруыбызны дәвам итәбез. Бүген беренче һәм икенче сыйныфларны тәмамлаган укучылар белән рәхәтләнеп уйнадык, көлештек, тапкырлыкта һәм тизлекткә көч сынаштык. Һәм әлбәттә соңыннан бик тәмле ботка белән сыйладык.
Җәйнең беренче көннәреннән мәктәп яны балалар лагерьлары үз эшләрен башлап җибәрделәр. Һәм әлбәттә, һәрвакыттагыча музей хезмәткәрләре дә балаларның ялын оештыруда актив катнашалар. Бүгенге кунакларыбыз әле яңа гына балалар бакчасы белән хушлашып килгәннәр, тик тиздән алар Сарман гимназиясенең 1 сыйныф укучылары булып, белем иленә сәяхәтләрен башлап җибәрерләр. Ә хәзергә алда әле ямьле җәйнең 3 ае көтә.
Һәр елны без балаларга кызыклы һәм мавыктыргыч программа әзерләргә тырышабыз. Быел исә аларны марш бросок көтә. Нинди генә сынаулар оештырып, киртәләр корып куйсак та балаларның бердәмлеге, дуслыгы аларга җиңү байрагын табарга ярдәм итте. Ә инде соңыннан аларны учакта пешкән ботка көтә иде.
Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 А сыйныфы укучылары өчен "Война. Победа. Память" темасына интерактив экскурсия үткәрелде.
Мортыш-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен интерактив экскурсия үткәрелде.
Гаилә көне уңаеннан Сарман муниципаль районында "Россия йөрәге" гаилә уты капсуласын кабул итү тантасында музей хезмәткәрләре "Семейный оберег" дип аталган интерактив чара үткәрделәр.
Үзәк ял паркында Бөек Җиңү көне уңаеннан музей хезмәткәрләре балалар һәм әти-әниләр өчен "Батырлар эзеннән" дип аталган уен үткәрделәр.
Сарман гимназиясенең 9 А сыйныфы укучылары өчен "Война. Победа. Память." темасына әңгәмә үткәрелде.