ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сатыш урта мәктәбендә “Алдынгылар хәрәкәте”нең Беренчел бүлекчәсе катнашучылары белән очрашу үткәрелде.

Утырыш барышында, җирле Совет рәисе урынбасары Ансар Шәрифуллин укучылар өчен кызыклы интеллектуаль викторина үткәрде. Иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Хаҗиев, укучыларны җәйге ял чорында көтелгән проектлар белән таныштырды һәм төрле проектларда актив катнашырга чакырды.

Алда безне бик күп күңелле вакыйгалар көтә, бергә һәм бердәм булыйк!


saby.tatarstan.ru

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә, Саба гимназиясе һәм Алдынгылар хәрәкәтенең Тирле бүлекчәсе лидерлары, Сабаның Үзәк мәйданында «Георгиев тасмасы» патриотик акциясен оештырдылар.

Чарада катнашучылар, райондашларыбызга тасмалар тараттылар һәм әлеге символның тарихы, аның никадәр мөһим булуы турында сөйләделәр. Георгиев тасмасы — ул безнең үткәнебезгә хөрмәт һәм киләчәккә өмет символы.

Һәр вакыт күгебез тыныч, дөньяларыбыз имин булсын!


saby.tatarstan.ru

22
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

«Алдынгылар хәрәкәте»нең  Саба җирле бүлекчәсе һәм Саба гимназиясе укучылары, остазлар белән берлектә Кызыл Мишә авылындагы мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп- интернатында очашуда булдылар.


saby.tatarstan.ru

21
апрель, 2026 ел
сишәмбе

21 апрель көнне Казан югары танк команда училищесында «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды. 

Саба районы данын Саба гимназиясенең "Патриот Саба" һәм К. С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет-интернат мәктәбенең "Патриот 116" командалары югары дәрәҗәдә яклады.

Барлык командаларыбыз да җиңүчеләр рәтендә!
1 урын — «Патриот 116» (зурлар төркеме) 
1 урын— «Патриот 116» (урта яшь төркеме) 
2 урын — «Патриот Саба» (кече яшь төркеме)

Остазларыбызны һәм укучыларыбызны зур җиңү белән котлыйбыз! Икшермә кадет-интернат мәктәбенең «Патриот 116» командасына республика этабында уңышлар телибез!


saby.tatarstan.ru


22
август, 2025 ел
җомга

     Бүген Алдынгылар хәрәкәтененең Саба Җирле бүлекчәсе Рәсәй Федерациясе Дәүләт байрагы көненә багышланган "Ватан төсләре" дигән акция үткәрделәр.


saby.tatarstan.ru

10
июнь, 2025 ел
сишәмбе

  10 июнь көнне Саба ЗАГС бүлегендә Алдынгылар хәрәкәтенең "Без Рәсәй гражданнары" проекты кысаларында  районның яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булып узды.


saby.tatarstan.ru

23
май, 2025 ел
җомга

22 май көнне Теләченең "Яшьлек" яшьләр үзәге базасында Саба һәм Теләче районнарының “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары арасында дустанә очрашу булып узды.


saby.tatarstan.ru

"Без - Россәй гражданнары!" бөтенроссия проекты кысаларында 22 нче май көнне, 14 яше тулган укучыларга паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде.


saby.tatarstan.ru

19-21 майда Казанның югары танк команда училищесында "Зарница 2.0" хәрби-патриотик уенының төбәк этабы финалы узды


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International