Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, Беренчеләр хәрәкәтенең Җирле бүлекчәсе һәм Саба гимназиясенең беренчел бүлекчәләре лидерлары, остазлары белән берлектә, махсус хәрби операциядә һәлак булган герой- якташларыбыз каберләренә “Георгий тасмалары” беркеттеләр.
Миллионлаган кешеләр өчен Георгий тасмасы хәтер, буыннар бәйләнеше һәм хәрби дан символы булып тора.
Илебез сакчыларын без хәтерлибез һәм алар белән горурланабыз!
20 апрель көнне Казан танк училищесында, Алдынгылар хәрәкәтенең «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының зона этабы булып узды. Биредә, өч яшь категориясендә, муниципаль этапларда җиңү яулаган иң көчле командалар җыелды.
Икшермә кадет-интернат мәктәбенең «Патриот 116» командасы урта һәм өлкән яшь категорияләрендә беренче урынга лаек булдылар, алар май аенда үтәчәк әлеге бәйгенең республика этабында көч сынашачаклар.
Яшь патриотларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы этапта уңышлар телибез!
Бүген «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабына йомгак ясалды, әлеге чара районның гомум белем бирү учреждениеләрендә белем алучы урта һәм өлкән яшьтәге укучылар арасында үткәрелде.
Бүген Икшермә кадет интернат-мәктәбендә кече яшьтәгеләр өчен «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды. Әлеге чара инде икенче ел рәттән «Алдынгылар хәрәкәте» проекты нигезендә үткәрелә.
Беренчеләр хәрәкәтенең Саба җирле бүлекчәсе инициативасы буенча, 28 февраль көнне, Эзмә урта мәктәбенең "Беренчеләр Советы" белән берлектә "Ярдәм кулы" акциясе оештырылды.
Хәрәтнең лидерлары, остазлары белән, җирлектә яшәүче тыл ветераны - Зәкия әбинең йорт тирәсен кардан чистарттылар һәм 97 яшь тулган көне белән котладылар .
Хөрмәтле ветераныбызга алга таба да ныклы сәламәтлек һәм имин тормыш телибез!
«Алдынгылар хәрәкәте»нең Саба җирле бүлекчәсе лидерлары куратор һәм остазлар катнашында, Саба районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында кунакта булдылар.
Беренчеләр приютта тәрбияләнүче балаларны кызыклы уеннары һәм игелекләре эшләре белән сөендерделәр.
Ахырдан очрашуда катнашучыларның барысы да үз куллары белән исемле беләзекләр ясадылар.
14 гыйнвар көнне «Саба-Арена» спорт мәктәбе базасында Саба гимназиясенең "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары һәм Җирле бүлекчә Советы лидерлары, гимназиянең 100 еллык юбилеена багышланган «Күңелле стартлар» бәйгесе оештырдылар.
2 нче декабрь көнне Саба урта мәктәбе базасында «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Без - Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында, Рәсәй Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды.
31 октябрь көнне Саба урта мәктәбендә укучыларны һәм аларның остазларын “Алдынгылар хәрәкәте” сафына тантаналы кабул итү чарасы булып узды.
29 октябрь көнне “Алдынгылар хәрәкәте” нең региональ бүлекчәсе белгечләре катнашында Саба урта мәктәбе базасында медиа юнәлеше буенча мастер-класс үткәрелде.