31 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында «Көлке, борчуларсыз шаяртып ,бу Яңа елны каршылыйк»дип исемләнгән Яңа ел бал - маскарады булды.
Каникуллар - балалар өчен ял итү, иҗат һәм маҗаралар өчен искиткеч мөмкинлек. Бу тылсым, матур чыршылар, сюрпризлар, таулар, тимераяклар, аралашу вакыты. Безнең бурыч - балаларның буш вакытларын, ял итүләрен оештыру, шатлык китерү, сәламәтлекләрен ныгыту.
5 гыйнварда Тәтеш шәһәренең «Түбәтәй Tower» визит-үзәгендә (шәһәрнең төньяк микрорайоны) «Яңа ел утлары Тылсымы»күңел ачу программасы узды.
Килдеш урта мәктәбенең спорт залында волейбол буенча спорт ярышлары узды. Ярышларда узган елларда мәктәп укучылары һәм мәктәпне тәмамлаучылар актив катнашты.
5 гыйнвар көнне Байраш авыл мәдәният йортында "Пушкин картасы" проекты һәм "Мәктәп укучылары өчен мәдәният" проекты кысаларында "Тылсымлы ыгы-зыгы" спектакле узды.
5 гыйнвар Олы Тархан авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Тылсымлы пумала» рәсем ясау буенча мастер-класс булып узды, биредә Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм авылыбыз кунаклары катнашты.
3 январь көнне балалар китапханәсенең уку залында «Яңа ел утлары әкияткә чакыра» дигән әдәби ассорти узды.
4 гыйнварда, «Нескучные каникулы» программасы кысаларында, Өстәмә белем бирү үзәге педагоглары балалар өчен «Кышкы күңел ачулар» квест-уены үткәрделәр.
Килдеш урта мәктәбе укучылары белән кышкы каникулларда «Все о Новом годе» дигән интерактив викторина үткәрелде.викторина-уенны оештыру максаты-укучыларның бәйрәм рухы тудыру һәм дөньяга карашын киңәйтү иде. Барысы да чарада актив катнаштылар, уңай хис-кичерешләр алдылар, эрудицияләрен һәм укымышлылыкларын күрсәттеләр.