Явлаштау авылында үзара салым акчасына янгын гидрантлары урнаштырылды
Мишәбаш авылының Сосновая урамында 130 метр озынлыктагы урам-юл челтәренә вак таш салу эшләре төгәлләнде. Ремонт-торгызу чаралары "МДСУ-2"ҖЧҖ көче белән башкарылды. Әлеге оешма хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.
«Саба»ҖЧҖнең Явлаштау бригадасында 400 башка исәпләнгән сөтчелек фермасы төзелеше дәвам итә.
Явлаштау авылында 20х 80 программасы кысаларындаторак йорт төзелеше башланды.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында бөртеклеләрне җыю эшләре ахырына якынлаша.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында тулы куәтенә бөртеклеләр җыю эшләре бара
Мишәбаш авылында гражданнарның үзара салым акчасына юлларны ремонтлау эшләре бара.
Явлаштау мәктәп яны тәҗрибә участогында укучыларның җәйге практика эшләре бара.
17 июль көнне Явлаштау авылында яшәүче Ярмиев Зиннур Ярмөхәммәт улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән "КЦСОН Балкыш" директоры Дәүләтшин И.И., Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р. Х., «Саба» ҖЧҖ вәкиле Фазлыев А.К. котладылар. Киләчәктә дә хөрмәтле һәм кадерле булып яшәвен телибез.
«Саба»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында күпьеллык үләннәрдән терлек азыгы әзерләү эшләре бара.