2026 елның 1 апрелендә өстәмә белем бирү үзәге педагоглары Абульханова Г.А., Мамкина Н.И. һәм Шитенкова Н.А. Урюм авылындагы «Карлыгач» балалар сәламәтләндерү лагеренда булдылар.
1 апрель Монастырск авыл мәдәният йортында Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Россия халыклары» дип исемләнгән, танып белү программасы булып узды.
1 апрель Башчы авыл клубында Бөтендөнья көлке көненә багышланган «Елмаю һәм көлү – ул барысы өчен дә!», дигән күңел ачу программасы үткәрелде.
Бәйрәм 2 апрельдә билгеләп үтелә.
Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында «Халык контроленә» хәбәр иткән Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы кулланучылары бүләк ала ала. Түләүләр күләме 1000 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2026 елның 1 гыйнварыннан «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2025 елның 28 ноябрендәге 429-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 27 093 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.