Үзешчән сәнгать һәм театр костюмнарын күрсәтү буенча Конкурс Санкт-Петербургта 46 нчы «Спорт һәм иҗат» фестивале - Бөтенроссия Махсус Олимпиада Спартакиадасы кысаларында узды.
20 ноябрь көнне Б. Сәрдек авылы гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары өчен үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Л.Р. «Минем һөнәри юлым» дигән эшлекле уен үткәрде. Чара башында китапханәче катнашучыларга һөнәрләрнең күптөрлелеге һәм аларның кешеләр өчен әһәмияте, шулай ук аны сайлаганда нәрсәләргә юнәлеш тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар «Дөньяның иң гадәти булмаган һәм кызыклы һөнәрләре» дигән презентацияне карадылар, «һөнәрнең исемен аңлатып бир», «һөнәрне тасвирлап бел», «һөнәрне данлаучылар» дигән конкурсларда, «Кешенең һөнәре нинди»дигән уенда катнаштылар.
2024 елның 23 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көчле көньяк, көньяк-көнбатыштан җил 15-20 м/с, 22 ноябрьдә 2-23 сәгатьләрдә урыны белән бик көчле җил 25 м/с кадәр булыр дип көтелә.
"Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге (Татарстан)" ФБУЗның Нурлат филиалы бүлеп түләү һәм кредит төшенчәләре турында сөйли.
21 нче ноябрь көнендә “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә профориентация юнәлеше буенча Сабаның “Туган якны өйрәнү” музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр.
«Мәгариф» федераль милли проекты кысаларында, педагогик хезмәткәрләрне һөнәри яктан үстерү максатында, 15 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Татарстанда туган телдә укытучы педагогик хезмәткәрләр арасында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга конкурс узды.
20 ноябрьдә Саба муниципаль районы мәктәпләрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган очрашулар узды.
Ана өчен иң зур бәхет ул балаңың сау-сәламәт үсүе. Карында үз барлыгын белгертүгә, ана кеше газизен кайгырта башлый.