Эндокрин авырулар эчке секреция бизләре эшенә керә, һәм соңгы елларда аларның ешлыгы арта. Бу калкансыман биз авыруларына, шикәр диабетына һәм башка җитди тайпылышларга да кагыла.
Төзекләндерү объектларын сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирү дәвам итә.
Һәр ял саен Мишә авыл җирлегендә урамнар арасында спортның төрле төрләре буенча ярышлар уза. Спартакиада бу елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Ярышларда берничә урамнан торган 7 команда катнаша. Бүгенге көндә чаңгы ярышлары, киез итекле волейбол, дартс, шашка, шахмат, ату, кул корәше, мини футбол, волейбол, өстәл теннисы, баскетбол ярышлары булды. Командалар актив катнаша. Бистә администрациясе һәр уеннан соң җиңүчеләрне грамота һәм акчалата приз белән бүләкли. Мишә авыл җирлеге урамнары арасындагы Спартакиада безнең һәм халык өчен традициягә әверелде.
Саба районы Сабабаш авылында яшәүче Касимова Мусалия Тухбат кызына 2026 нче елның 19 нчы маенда 90 яшь тула.
Касимова Мусалия Тухбат кызы 1936 нчы елның 19 нчы маенда Башкортыстаннын Мишкэ районы Карач авылында туа. Биш бала бергэ-бергэ ускэннэр. Башлангыч белемне туган авылында ала.
Хезмәт юлын бик иртә башлый. Кыз бала өчен бик кулай булмаган Ташкент шэхэрендэ, тимер юлында эшли башлый. Куп вакыт узмый, Касимов Каниф белэн таныша. 1960 еллда Саба районына Сабабаш авылына кучеп кайталар. Шунда гомер итэлэр, 4 бала тэрбиялэп устерэлэр. Мусалия апа Сабабаш авылында мунчала цехында эшли башлый, хезмэтен зур бэялэп, почет такталарынан тошми торган булган. 1991 елда лаеклы ялга озатыла.
Хэзерге кондэ кызы Дамира тэрбиясендэ, балалар һәм оныклар кадер-хөрмәтен тоеп яши. Юбиляр аларга игътибарлары һәм җылы карашлары өчен рәхмәт әйтеп гомер кичерә.
19 майда Кытай Тайбэйында өстәл теннисы буенча «ITTF World Para Elite Taipei City 2026» халыкара турнирында шәхси разрядта ярышлар тәмамланды.
Безнең спортчыбыз Галина Гороховатченко бронза медален яулады. Галинаны һәм аның тренеры Исмаилов Фарход Усман улын котлыйбыз!
Спортчыга алга таба да, теләсә нинди каршылыкларны җиңеп, сайланган юнәлештә хәрәкәт итүен телибез. Бу уңыш сезнең киләчәктәге искиткеч казанышларыгыз өчен башлангыч булсын!
2026 елның 26 маенда Казанда уникаль осталык үзәгендә «АЛГАритм: креатив икътисад» икътисадый форумы – тәҗрибә уртаклашу, бизнес, технологияләр һәм иҗат тоташкан урында эшкуарлык инициативаларын үстерү һәм заманча трендлар турында фикер алышу өчен масштаблы мәйданчык булачак.
15-17 май көннәрендә Бакырчы авыл мәдәният йорты директоры Свердловск өлкәсендә узган «Аврора» IV Төбәкара яшьләр профсоюз форумында катнашты. Форум барлык илдән мәдәният тармагы активистларын берләштерде.