ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

 

Бүген, 6 апрельдә, бөтен дөнья Халыкара спорт көнен билгеләп үтә. Кукмара районы өчен бу дата календарьдагы гына бәйрәм түгел — безнең спортчылар Кукмара мәктәбе чын чемпионнар тәрбияләвен исбатлый, аларның җиңүләре һәрберебезнең горурлыгына әверелә.


kukmor.tatarstan.ru

Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Матвеева Нина Федоровна 94 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.


menzelinsk.tatarstan.ru

2026нчы елның 3нче апрелендә Саба-Аренада спорт судьялары өчен «шахмат» спорт төре буенча муниципальара семинар узды. Семинар эшендә катнашырга шахмат буенча спорт судьялары, шулай ук категориясез шахматчылар чакырылган иде.
Семинарда 20 кеше катнашты. 
Семинарның җитәкчесе-Бөтенроссия категорияле спорт судьясы Данилов Эдуард Владимирович (респ. Марий Эл). 
Лекторлар өченче категория судьялар: 
Кәримова Равия Рәфгали Кызы 
Миронова Гүзәл Раил Кызы
Мөхәммәтова Сирина Раил Кызы. 

Үткәрелгән чара нәтиҗәләре буенча катнашучыларның теоретик әзерлеге югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин чираттагы командировкасыннан махсус хәрби операция уздыру зонасыннан кайтты.


mamadysh.tatarstan.ru
3 апрель көнне Сарманда 2009-2011нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры, 2012 ел - СССР спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хазип Хаҗиев улы истәлегенә багышлап уздырылды.

zainsk.tatarstan.ru
2-3 апрель көннәрендә «Давыдов Арена» боз сараенда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 2017-2018 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды.

zainsk.tatarstan.ru

Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда яшүсмерләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Турнирда катнашу өчен илнең кырыктан артык төбәгеннән вәкилләр гариза биргән.


bavly.tatarstan.ru

Республикада 1 апрельдән 31 майга кадәр уза торган санитар‑экологик икеайлык кысаларында «ЭкоЯз‑2026» масштаблы конкурсы старт алды. Чара "Экологик иминлек" милли проекты кысаларында үткәрелә. Аның максаты - халыкны табигатьне саклау эшчәнлегенә тарту, иң яхшы экологик инициативаларны ачыклау һәм актив катнашучыларны бүләкләү.


jutaza.tatarstan.ru

Цифрлы эфир телерадиотапшырулары программаларын тапшыруны туктатып, планлы ремонт-профилактика эшләре


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

Ютазы районының көмеш волонтерлары Октябрьский шәһәренең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган шахмат турнирында җиңү яуладылар


 


jutaza.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International