4 нче апрельдә кул көрәше буенча Удмуртия Республикасы Кубогында "Яшьлек" спорт мәктәбе укучысы Сәхабиев Руслан көмеш медаль яулады. Спортчының тренеры Ларис Бариев.
Әгәр сезнең балагыз ГТО нормаларын тапшырырга тели икән, ләкин аңа әле 14 яшь юк - теркәлү Сезнең профиль аша дәүләт хезмәтләрендә башкарыла.
Тәтеш районында язгы кыр эшләренә рәсми старт бирелде. Һава торышының көйсезлегенә карамастан, игенчеләр авыл хуҗалыгы циклының иң җаваплы этапларының берсенә керештеләр. Кырларга беренче булып «Колос» ҖЧҖ механизаторлары чыкты, алар көзге культураларны тырмалау һәм тукландыру сезонын ачтылар.
Язгы каникуллар вакытында Килдеш урта мәктәбе укучылары һәм "Елмаю" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр активлык күрсәттеләр һәм ГТО нормаларын үтәү чараларында катнаштылар.
3 нче апрельдән 5 нче апрельгә кадәр Байлар Сабасында "урожай" ДСОның 90 еллыгына багышланган "Сәламәтлек"ХХІІІ нче авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнары командалары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты уздырылды. Мөслим районыннан Шәйхуллина Алия, Ситдыйкова Динара, Шәйхуллин Нурислам, Зәлилов Айнур катнашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча безнең бадминтончылар команда беренчелегендә 1 нче урынны алдылар. Спортчыларыбызны котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!
2026 елның 3-5 апрелендә Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда Көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда илебезнең 40 тан артык төбәгеннән иң көчле яшь көрәшчеләр катнашты.
3 апрель көнне, хезмәт һәм хәрби дан елы кысаларында, «Яшьлек» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр язгы каникул вакытында "Батырлар йорты"музеенда булдылар. Экскурсияне музей хезмәткәре Тимкин Равил озатып йөрде. Аның мавыгып сөйләгәннәре егетләрнең игътибарын шулкадәр җәлеп итте ки, алар тыннарын кысып тыңладылар! ✨ Мондый танып белү һәм кызыклы экскурсия өчен музей хезмәткәрләренә зур рәхмәт!
Татарстаннан көнкүреш химиясе һәм көнбагыш мае белән өч фура чыкты
2026 елның 03 апрелендә Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы бүлеге хезмәткәрләре үзәккә килүчеләр өчен укыту чарасы үткәрделәр.