ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2026 ел
сишәмбе

Район мәдәният йортында «Олимп "спорт мәктәбен тәмамлаучы — 2026"  тантаналы кичәсе узды.


mamadysh.tatarstan.ru

 Шәмәрдәндә контроль- күчерү нормативларын  тапшыру.Өстәл теннисы ,тренер Карамышев М.М.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

«Саба-Арена» спорт мәктәбендә террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау кысаларында 2026елның 18 маенда «Террорчылыкның киләчәге юк» темасына әңгәмә үткәрелде. Чарада шахмат буенча укытучылар Кәримов Равия Рәфгалиевна һәм Мөхәммәтова Сирина Раилевна балаларга террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә, террорчылар оешмасына очраганда нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында сөйләделәр. Чара барышында «террорчылык», «теракт», «экстремизм», «террорчы» кебек сүзләр төшенчәләре һәм террорчылык актларын башкарырга теләк тудыручы сәбәпләр ачылды. Шулай ук теракт куркынычы барлыкка килгән очракта һәм тоткынлыкка эләккән очракта үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында да сөйләнелде, аерым игътибар экстремаль ситуацияләрдә үз-үзен тотышка бирелде. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, презентация слайдын зур игътибар белән карадылар. Чарада катнашучылар бары тик толерантлык, үзара хөрмәт һәм уяулык кына террорчылыкны кисәтергә мөмкинлек бирәчәк, дигән нәтиҗә ясады.


saby.tatarstan.ru

Лениногорскида хокук бозуларны профилактикалау эшенең нәтиҗәлелеген комплекслы тикшерү узды. Чара республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләреннән торган эш төркеме тарафыннан үткәрелде.


leninogorsk.tatarstan.ru

«Елның иң яхшы эшкуары» конкурсында муниципаль тавыш бирү башлана


nurlat.tatarstan.ru

Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.


zelenodolsk.tatarstan.ru

20 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы да ихтимал


nurlat.tatarstan.ru

Россия эшмәкәрлеге көнендә Казанда «АЛГАритм: креатив икътисад»икътисадый форумы узачак


spasskiy.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International