Кукмара муниципаль районы

Кукмара муниципаль районы

Республиканың төньяк-көнчыгышында, Казаннан 133 км ераклыкта урнашкан. Административ үзәге-Кукмара штп. Икътисад җиңел сәнәгатьтән, киез аяк киеме җитештерүдән, авыл хуҗалыгыннан гыйбарәт. Кукмарада республиканың иң борынгы предприятиеләренең берсе — 1867 елда нигез салынган Кукмара киез итек-киез комбинаты урнашкан. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртекле культуралар үстерү, сөт һәм ит җитештерү буенча махсуслашалар. Район территориясе калкулыклы рельеф белән характерлана, шактый өлешен урманнар алып тора.

 

Халык саны: 51,2 мең кеше

Мәйданы: 1492,7 кв. км.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International