Чүпрәле игенчеләре бөртекле ашлык суктыруга керештеләр

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Илмас Нигъманов һәм Айрат Җәлалов үзләре идарә иткән “Нью / Холланд” маркалы кыр корабларын Яңа Кәкерле авылы янындагы 206 гектарда үстерелгән “Скипетр” сортлы кышкы бодай басуына алып чыктылар. Агрофирма директоры Владимир Николаев әйтүенчә урып – җыю эшләренә бөтен техника старт сызыгына бастырылды. Әлеге басуда уңыш һәр гектардан кимендә 25 центнер чыга. Ә менә “Мәхмутов И” крестьян – фермер хуҗалыгында беренче бөртекләрне елдагыча “Полесье” комбайннары белән әтиле – уллы Газим белән Газинур Мөхәммәтҗановлар суктырган. “Игенчеләребез вакытның һәр минутыннан оста файдаланып техниканы рациональ эшләтергә сүз бирделәр”,- ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илмир Мәхмутов. Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров игенчеләрне урак башлану уңаеннан ихлас котлады, аларга уңайлы һава шартларында югары уңыш суктырып алуларын һәм хезмәт җиңүләрен теләде. 

“Район хуҗалыкларында кышкы культуралардан тотрыклы уңыш көтелә. Безгә быел 36 мең гектардан артык ашлык суктырып алырга туры киләчәк. Игенчеләр уракта сынатмаслар дип уйлыйм. Берүк вакытта техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә төгәл үтәргә кирәк. Кеше сәламәтлеге иң беренче планда булырга тиеш”,- ди авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Хәлитов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International