Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләренең эшче һөнәрләрен популярлаштыру буенча системалы эше 2014-2020 елларга исәпләнгән халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү республика программасының ярдәмче программасы уңаеннан башкарылды.
2018 ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, гамәлгә ашырыла торган "Ориентир" һөнәри юнәлеш бирүче кинотеатр" проекты, билгеләнгән күрсәткечне арттырып, үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.
2018 елда проектта 3 280 балигъ булмаган бала катнашты. Проект яшьләрне хезмәт базары белән таныштыра, булачак һөнәрләрен күзалларга һәм эшче белгечлекләренең абруен расларга мөмкинлек бирә.
Шул ук вакытта шәһәр мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзләренең һөнәри өстенлекләрен компьютер диагностикасына карата зур кызыксыну белдерде. 2018 ел дәвамында тест узды һәм 403 яшүсмер һөнәр сайлау буенча киңәшләр алды.
252 өлкән сыйныф укучысына эшчеләрнең хезмәтен күрергә һәм "Форд Соллерс Алабуга" ҖЧҖ һәм "ЕлАЗ" җитештерү берләшмәсе ААҖ предприятиеләрендә белгечләр белән аралашырга насыйп булды.
Шәһәрнең 1 724 укучысы "Иллюзион" кинотеатры экраны аша кирәкле һөнәрләр белән танышты. 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге 130 бала хезмәт кешеләренә багышланган иҗади конкурсларда катнашты.