"Кич утыру" фольклор кичәсе.

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез,әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә,кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр.Миллли көйләребезне көйләп,җырлый-җырлый чигү чиккәннәр,бәйләм бәйләгәннәр,җеп җерләгәннәр.Куллары,күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар,табышмаклар,мәкальләр әйтешкәннәр,тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр.Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды.Күбрәк телевизор,компьютер,телефонда утыра башладык. Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә ,онытыла башлаган гореф-гадәтебезне,милли йолаларыбызны кире кайтару,халыкка җиткерү максатыннан “Кич утыру”фольклор кичәсе уздырылды. Бу кичәдә китапханәнең “Ак калфак”оешмасына йөрүче хатын-кызларыбыз катнашты. Кичәне авыл китапханәсе мөдире Котдусова Нәзирә ачып җибәрде.Кичәгә килүчеләрне татар халык иҗаты китап күргәзмәсе белән таныштырды,халкыбызның милли йолалары, гореф- гадәтләре турында сөйләде. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, “Наза”, “Биш парлы”,”Түгәрәк” һ.б. уеннар уйналды,татар халык җырлары җырланды. Әлеге чараны Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Л.Р.Билалова,методистлар Альбина Ринатовна һәм Илсөяр Ильдусовналар карадылар.Кичә ахырында Ләйсән Ракиповна үзенең фикерләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Милли йолаларыбызны,гореф-гадәтләребезне онытмыйча,күңелле итеп бер-беребез белән аралашып яшәсәк иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International