ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең француз теле укытучысы Зайнутдинова   Венера Габделхәевна 9-11 сыйныф укучылары белән виртуаль режимда дөньяның иң данлыклы һәм иң бай музей - Луврга сәяхәт  иттеләр.  

tulachi.tatarstan.ru
24 февральдә Әлмәт картиналар галереясендә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче рәссамнар Гөлназ Әдһәмова белән Лилия Мостафина-Хаҗиеваның күргәзмәләре ачыла.

almetyevsk.tatarstan.ru

 8 сыйныф укучысы Фархуллин Айтуган (укытучысы Фархуллина И.Ш.)татар теленнән һәм 10 сыйныф укучысы Шакирова Гөлүсә, 11 сыйныф укучысы Хамидуллина Ландыш (укытучылары Сәлимова Р.Г.)  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. 



tulachi.tatarstan.ru

Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр, сугыш һәм кораллы көчләр ветераннары! Кадерле Яңа Чишмәлеләр!


novosheshminsk.tatarstan.ru

Анда яшьләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Кичә бик матур һәм эчтэлекле булды.Төрле кызыклы уеннар, конкурслар уздырылды.


tulachi.tatarstan.ru
Экспонатлар арасында элеккеге мич, кое кебек экспонатлар тупланган.

tulachi.tatarstan.ru
   19 февраль көнне Минзәлә шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган, Муса Җәлил исемендәге  3-че бөтен рәсәй фәнни-практик конференциясе узды.

aktanysh.tatarstan.ru

Һәрбер сыйныфтан да балалар аның шигырьләрен ятлап килеп, линейка барышында сөйләделәр. Башлангыч сыйныфлардан алып, унберенчеләргә кадәр, барлык укучылар да актив катнашты. Чараны татар теле укытучылары оештырды.



tulachi.tatarstan.ru
Түгәрәккә барлыгы 15 укучы йөри. Мәдәният йортында эшләп килүче бию түгәрәген Алабуга мәдәният агарту училищесында укучы 1 нче курс студенткасы Саляхова Энҗе Шамил кызы җитәкли. Әлеге түгәрәккә укучылар бик теләп йөриләр. 

tulachi.tatarstan.ru
Очрашу Совет Армиясе гаскәрләре  Әфганстан территориясеннән чыгарылуга  26 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Укучылар ветеран – сугышчы алдында сугыш ,  ватан турында шигыръләр сөйләп күрсәттеләр. Интернационалист – сугышчы Нуртдинов Р.Р. үзенең сугышчан юлы турында сөйләде. Очрашу бик кызыклы үтте.

tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International