Тәрбияче Сагитова Д.В. балаларга сугыш еллары турында шигырьләр укыды,авыр сугыш вакытында үзләренең гомерләрен кызганмыйча сугышкан батыр солдатлар турында сөйләде. Без батыр авылдашларыбызны беркайчан да онытмабыз.
Әлеге бәйрәм чарасыннан читтә калмасыннар, алар да үз өлешләрен кертсеннәр дип, без мәктәп укучыларын да үзебез янына тарттык.
Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнделәр, балалар өчен иҗат ителгән шигырьләрен сөйләделәр.
19 февральдә район китапханәсенең уку залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Туган Ил сагында” очрашу кичәсе узды. Әфган сугышында һәлак булган якташларыбыз турында әйдәп баручы китапханәче Альбина Шамилова сөйләде, презентация күрсәтте.
Җырчылар белән репетиция өлешләре алып барыла. Программа һәм сценарийлар төзелә.
13 февраль көнне Яна поселок урта мәктәбе шугалагында Гашыйклар көне уткәрелде. Катнашучылар матур оригиналь костюмнардан , тимераякларда шуып узләре белән таныштырдылар һәр пар узенә бирелгән өй әшләрен төгәл, җиренә җиткереп үтәуләрен уз чыгышлары вакытында исбатлады.